ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Апрель аенда Курсабаш авылы халкы булышлыгы белән авыл уртасыннан агучы инеш чүптән чистартылды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Курсабаш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

«Курсабаш» җәмгыятендә техник карау уздырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авылы клубында “Нәүрүз” милли бәйрәме оештырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

29
март, 2024 ел
җомга

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы Иркутскта узган ветераннар арасында үткәрелүче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында 3 нче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Курсабаш авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы, “Сезон ябылу”га багышланган чаңгы ярышында өченче урынны яулады.Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

22
март, 2024 ел
җомга

21 мартта Сүлә авыл клубы, Курсабаш авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә, Нәүрүз бәйрәме уздырды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлеге бинасында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Р.Р. Фәрхуллин гражданнарны кабул итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Нәүрүз-кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. 17 март көнне "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрү өчен Сүлә авыл клубы бүләкләр җыюны оештырдылар. "Дәрә җыю" –“ Нәүрүз” бәйрәме алдыннан  оештырыла торган борынгы традиция. Балалар һәрбер өйгә кереп, матур теләкләр теләделәр, хуҗаларны сәламләделәр, бәйрәмгә чакырдылар. Хуҗалар үз чиратында балаларны күчтәнәчләр белән куандырды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International