ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2024 ел
дүшәмбе

10 майда Курсабаш мәдәният йортында үзешчән сәнгать артистлары тарафыннан Бөек Җиңү хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылды. Матур җырлар яңгырады, биюләр булды.Җырлар һәм биюләр һәрвакыт авыр һәм караңгы вакытта сугыш кырында солдатларга ярдәм иткән, тылда эшләүче хатыннарга, аналарга һәм Балаларга өмет биргән. Бу концерт Россия батырлыгын мәңге истә тотачак кешеләргә һәм җиңүчеләрнең данлы буынының искиткеч рухилыгы һәм корбанлыгы нигезендә торган бәйрәмгә – илебезнең һәр кешесенең күңелендә һәм йөрәгендә мәңгегә булган Җиңү көненә багышланды! Җиңүнең нинди бәягә яуланганын истә тоту-безнең изге бурычыбыз.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

"Сугыш елы балалары " - бик аз кеше уйлаган,ә кемнәр алар? Ә бит алар безнең кебек үк кызлар һәм малайлар, безнең балалар кебек үк. 7 майда, Бөек Җиңү көне алдыннан, Корсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Өйдә сугыш балаларын котлау»акциясен үткәрделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

3
май, 2024 ел
җомга

Югары Утар авыл зиратында халык белән берлектә өмә үткәрелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

1 майда Сүлә авыл клубы хезмәткәрләре, иске татар йоласын дәвам итәргә карар кылалар. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Милли киемнәрдәге хезмәткәрләр балалары белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

1 майда Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, иске татар йоласын дәвам итәргә карар кылалар. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Милли киемнәрдәге хезмәткәрләр балалары белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

“Курсабаш” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегендә өмә барышында җирлектә урнашкан оешма һәм учреждения тирәләре җыештырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

26
апрель, 2024 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Курсабаш авыл җирлегендә тыл һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, хатыннарын котладылар. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев Айзат Рамил улы һәм “Почта России” Саба бүлекчәсе җитәкчесе Заһидуллин Рафил Рафаил улы Татарстан Республикасы Рәисеннән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Курсабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре “КУРСАБАШ” җәмгыяте эшчеләре алдында концерт номерлары белән чыгыш ясап, йола үткәрделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

«Җирлек турында- халыкка» тапшыруының кунагы булып- Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Рамиль улы Гыймадиев халыкка җирлекнен яшәеше турында сөйләде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International