Курсабаш авыл җирлегендә өмә булып узды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан оешма хезмәткәрләре катнашты.
Курсабаш мәдәният йортында "Бильярд уйныйбыз" дип аталган бильярд буенча турнирга эзерлек уены булды.Бильярд уены җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Киеренке көрәштә 1,2 һәм 3 урыннарда җиңүчеләр билгеле булды. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алдылар.
8 апрельдә Очиле авылы клубында авыл халкы "Иман нуры инсен кунеллэргэ"ифтар ашын үткәрә. Мөселманнар өчен иң мөһим һәм әһәмиятле ай – изге Рамазан дәвам итә. Быел авылыбызда ураза тотучылар күп. Авылларда ифтарлар үткәрелә, мәчетләрдә таравих-намазлар укыла. Авыл имамы Нигъмәтҗанов Азат барысын да Рамазан бәйрәме белән котлады. Ул бу мөбарәк айда күбрәк игелекле эшләр башкарырга чакырды, авыл халкыннан авылны чисталыкта һәм тәртиптә тотуны сорады.
Борын-борыннан безнең ата-бабаларыбыз кыр эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Чәчү башланыр алдыннан, алар уңышка юрап, йолалар үткәрделәр. Үткәрелгән йола нәтиҗәсендә алар күп уңыш үсәчәк дип санаганнар. Бу серлелек ярдәм иткәнме, юкмы, хәзер әйтүе кыен, әмма йоланы башкару артык булмаячак. Бүген Корсабаш авыл мәдәният йорты һәм Сулы авыл клубында эшләүчеләр, кыр эшчәннәре, "Курсабаш" ҖЧҖ рәисе белән берлектә "Чәчү башлану" йоласын үткәрделәр. Имам изге азан, изге сүрәләр укыды, йомырка салдылар, игенчеләребезгә яхшы теләкләр әйттеләр. Хезмәт ветераны Фәрзиев Рафил тальян-гармунында уйнады. Җир кешесе гомерлеккә иң мактаулы зат санала. Борын заманнарда аксакалларның хәер-фатихасын алгач, кыр эшләренә керешкәннәр.
Сулэ авыл клубында "Без тарихта эзлебез" проекты буенча "Минем гаилэм-минем горурлыгым" дип исемлэнгэн зур бәйрәме узды.Бәйрәмдә Сулэ авылына нигез салган Эхми солдат нәселенең нэсел дэвамчылары катнашты. Бу бәйрәмгә элеге нәселнен матур гаиләләре җыелган иде.Үз чиратында, искиткеч гаиләләр әти-әниләре ,эби-бабайлары турында сөйләделәр.Матур хатирәләрне искә төшереп, алар белән уртаклаштылар.Һәр чыгарылыш презентация белән чиратлашып барды.Гаиләләр концерт номерлары да әзерләгәннәр иде.Килгән һәр кунак бу бәйрәм өчен рәхмәтен белдерде.Бу көн күпләрнең хәтерендә бик искиткеч һәм җылы көн булып калачак.Бәйрәм Корсабаш мәдәният йорты белгечләре һәм авыл китапханәсе мөдире белән берлектә үткәрелде.
Яз иртэ килү сәбәпле, язгы ташу иртә башланды. 11 апрельдә Сулэ авыл клубында узачак "боз озату" бәйрәмен без 27 мартта уздырдык.
Яз житу белэн татар халык бәйрәме - боз озату бәйрәме якынлаша. Бу борынгы татар халкынын яз коне уздырыла торган беренче бәйрәме. Татар торак пунктларының күпчелеге елга ярында урнашкан. Шуңа күрә бөтен тормыш елга белән бәйле булган.Без авыл халкы белән, гармун уйнап, елга ярына юл тоттык. Бәйрәм барышында балаларга йоланың мәгънәсе турында сөйләдек. Теләкләр әйтеп, янган саламны суга ташладылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.
Өчиле авыл клубында «Нәүрүз» бәйрәме уздырылды.Зур казанда "Карга боткасы" пешерелде, самоварда чәй кайнап торды.Ә ботка пешкән арада, берничә уен уйнатылды.Аннары без түгәрәк өстәл янына җыелдык, ботка ашадык һәм тәмле чәй,коймак белән сыйландык.
17 мартта Сулэ авыл клубында, Олы Кибәче хэм Кече Кибәче,Төбәк , Түбән Шытсу мэдэният хезмәткәрләре, сәнгать үзешчәнлеге артистлары белән берлектә "Бер курешу узе бер гомер"концерт программасы уздырды.Ике сәгатьлек концерт программасы бер мизгелдә үтте. Башкаручыларның осталыгы, халыкның ярдәмчеллеге һәм кызыксынуы аркасында, концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Очрашуның беренче минутларыннан ук җылы дуслык атмосферасы урнашты. Башкача әйткәндә, артистлар чын күңелдән үзләренең профессиональ осталыклары белән генә түгел, ә күңел җылысы белән дә уртаклаштылар.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Ядрә этү” һәм “Еракка сикерү” буенча, 1 нче һәм 2 нче урыннарны яулады.
24 мартта Арча районының Урта Курса мәдәният йортында, Сулэ авылы клубы, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Наил Гаетбайның " Ничек кияугэ чыгарга ?» дип исемлэнгэн пьесасын сэхнэлэштерделэр.
Ничек кияүгә чыгарга? мәхәббәт һәм аның белән бәйле нәрсә турында көлкеле һәм моңсу хикәя.
...Кечкенә шәһәр фатиры. Анда әти-әниләре һәм аларның кызлары яши. Йортта туй алды кәефе хөкем сөрә, чөнки кече кызы, олысын узып, кияүгә чыгарга җыена. Көтмәгәндә йортта кияү пәйда була, ул Алига кияүгә чыгу вариантларын тәкъдим итә.спектакльдә үзешчән сәнгать артистлары катнаша.