ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

 13 мартта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Социаль контракт алган эшмәкәрләргә алга таба ярдәм итү мәсьәләләре каралды. 2023 елда Татарстанда социаль контракт алучылар 5300 кеше булды, шуларның 1708 дән артыгы "Минем бизнес" үзәгендә белем алды.


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан интернет-сәүдәне үстерү буенча республика программасын кабул иткән беренче төбәк булды. Программа кысаларында тармак инфраструктурасын формалаштыру стимуллаштырыла, эшмәкәрләрне продукцияне сатуның яңа каналларында эшләү күнекмәләренә өйрәтү системалы рәвештә үткәрелә, барлык этапларда дәүләт ярдәме һәм ярдәм күрсәтү чаралары күрсәтелә.


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында, «Маркетплейсларда эшләү буенча квалификация күтәрү»түләүсез хезмәтенә гаризалар кабул итүне дәвам итә.


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

    2024 елның 08 февралендә «Саба Сырмай комбинаты» ҖЧҖ коллективының еллык җыелышы булды. 2023 елда предприятие 54,86 мең тонна сыек сыворотка эшкәртеп, 3 141,88 тонна әзер продукция, киптерелгән коры сыворотка, шулай ук  1,84 мең тонна сөт эшкәртү нәтиҗәсендә  75 тонна 72,5%лы сыер мае, 13,39 тонна «Кальятта» сыры җитештерелде.

   Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары, инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге башлыгы И.И. Котдусов, «Саба Сырмай комбинаты» ҖЧҖ милекчесен. Т. Минһаҗев катнашты.


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

      2024 елның 05 февраленда "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2023 елда барлыгы 4614  тонналык 9978  баш мал сатып алынган.  Шуннан 2263,3 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме  672 млн. сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч узган елгы саннан  235 тоннага арткан.

   Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 02.09.2021 № 2424-р боерыгы белән расланган, 2021-2025 елларга Россия Федерациясендә конкуренцияне үстерү милли планын үтәү кысаларында, Татарстан Республикасы товар базарларында конкурентлы мохитне мониторинглау максатларында, эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары һәм халык арасында социологик сораштырулар үткәрә.


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык»милли проекты кысаларында бизнес өчен бушлай партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итүне ачты.


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

    «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына гаризалар кабул итү ачык, ул инде дүртенче тапкыр узачак. Форумны оештыручылар-Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды, оештыручы – ВЭБ.РФ. Идеяне "идея.росконгресс.рф" платформасында 2024 елның 31 гыйнварына кадәр тапшырырга мөмкин. Аннары экспертлар топ-1000 һәм топ-100 идеяләрен сайлап алачак, иң яхшы тәкъдимнәрне март аенда ил җитәкчелегенә тәкъдим итәчәк.


16
декабрь, 2023 ел
шимбә

Татарстанның үзмәшгульләрен «Я и есть Татарстан» Яңа ел ярминкәсендә катнашырга чакыралар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «минем бизнес» үзәгеннән «кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзмәшгульләр Яңа ел алдыннан шушы якты чарада катнаша алачак.

«Я и есть Татарстан» Яңа ел ярминкәсе 2023 елның 22-24 декабрендә Казан үзәгендә узачак.

Гаризаны РФ МСП цифрлы платформасында бирергә мөмкин https://мсп.рф/.

Заявка бирү һәм башка детальләр турында 7 (843) 524-90-90 кайнар линиядә белергә мөмкин.


15
декабрь, 2023 ел
җомга

ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге бөтен республикадан үзмәшгульләргә Казан үзәгендә 200дән артык бушлай сәүдә урыны бирәчәк. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча «Я и есть Татарстан» һөнәрчелек продукциясенең яңа ел ярминкәсе 22-24 декабрьдә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International