Байлар Сабасы бистәсенә һәм Шәмәрдән авылына язгы ярминкәләргә көтеп калабыз

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Сезне шимбә, 13 апрель көнне,  08.00 сәгатькә Байлар Сабасы бистәсенә һәм Шәмәрдән авылына язгы ярминкәләргә көтеп калабыз.

Киң ассортиментта югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы товарлары, ашамлыклар, көнкүреш товарлары тәкъдим ителәчәк. Үзегезнең шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияләрне дә сатарга мөмкинчелек бар.

Ярминкәләр Байлар Сабасында “Аргамак” картодромында, Шәмәрдәндә  тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда узачак.

Сезне көтеп калабыз.

Ярминкәләргә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International