Татар шагыйре, әдәбият белгече, милләтнең поэтик традициясенә нигез салучы, татар теле үсешенә үз өлешен кертүче Габдулла Тукайның тууына быел 137 ел. Милләтебезнең горурлыгы булган бөек шагыйрьнең иҗаты, аның әсәрләре белән укучыларны таныштыру максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.
29 апрельдә Шәмәрдән авылының «Шатнур» мәчетендә Шәмәрдән балалар китапханәсе каршындагы «Хыял» клубы әгъзалары өчен «Ислам – тынычлык һәм яхшылык дине» дигән әңгәмә узды. Анда катнашучыларга ислам динен кабул итү, мөселман традицияләре һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу турында сөйләнде. Балалар китапханәсе мөдире Галиакберова Р.Х. шулай ук тематик әдәбият тәкъдим итте. Әңгәмә барышынды татар халкының гореф-гадәтләре игътибарсыз калмады, мөселман дине кешеләре бер гаиләдә яшәвебезне ассызыклады.
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышында Татарстан Республикасы дәүләт һәм Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырдылар.
Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Татарстан Республикасы Саба районының "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, “Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” (Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе) муниципаль бюджет учреждениесе директоры Ләйсән Билалова бүләкләнде. Ләйсән Рәкыйп кызын чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.
24 -26 апрель көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды булып узды. Бөтендөнья татар конгрессы карары нигезендә дүрт ел саен уза торган әлеге мәртәбәле чарада быел илебезнең 53 төбәгеннән һәм 11 чит илдән барлыгы 510 делегат һәм шәрәфле кунак катнашты. Саба районыннан җирле "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы да әлеге чарага чакырулы иде. Ләйсән Рәкыйп кызы съезд кунаклары алдында чыгыш ясап, Саба җирлегендә алып барылган матур эшләр белән таныштырды, тәҗрибә уртаклашты.
27нче апрель көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Без Әдәби аланда” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада март, апрель аенда китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелып барган табышмакларга, милли бәйрәм-йолаларга күзәтү ясалып, укучылар җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.
Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның балалар иҗатына багышланган «Шигърияткә сәяхәт» республикакүләм балалар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучысы Алисә Маликова «Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм җырларын башкару» номинациясендә 8-11 яшь төркемендә җиңүче, Кызыл Мишә авыл китапханәсеннән 5-7 яшьлек балалар арасында Гаттарова Диләрә 3 нче дәрәжәдәге диплом һәм кыйммәтле бүләк белән тәбрикләнделәр. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, алдагы конкурсларда да уңышлар теләп калабыз.
26 апрельдә, 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән бергә, яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды. Чарада зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары катнашты. Бәйрәмгә әкият геройлары: Кәҗә һәм Сарык килде. Әкият геройлары белән бергә балалар уеннар уйнадылар: Су анасы, пазлны төзе. Чара татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
26 апрельдә Татарстан Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Саба район китапханәсендә «Мишә дулкыннары» клубының чираттагы утырышы узды, чарада катнашучылар Габдулла Тукай турында үзләре язган шигырьләрен укыдылар, үз-ара фикер уртаклаштылар. "Тукай- безнең күңеллеләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм шагыйрьнең китапларына күзәтү ясалды, аның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдылар.
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. 25 апрельдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба районы 6 нчы номерлы"Балачак" балалар бакчасының әзерлек төркеме өчен "Тукай иленә сәяхәт" дип аталган квест-уенын үткәрделәр . Балалар 5 станция аша үтәләр, аларда әсәрләр буенча табышмаклар җыялар, әдәби викторина сорауларына җавап бирәләр, ребусларны чишәләр, рәсемнәр буенча әкиятләрне таныйлар. «Тукай иленә сәяхәт» китап күргәзмәсе турында күзәтү тыңладылар. Балаларга да бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләү мөмкинлеге булды. Ә ахырда балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын башкардылар.
24 апрель көнне Саба туган якны өйрәнү музеенда агач кашыклар буяу буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада гимназиянең 3нче сыйныф укучылары катнашты. Алар агач кашыкны матур итеп буяу серләре белән танышалар, агачка рәсем ясау ысуллары турында белделәр. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин. Агач эшләнмәләр матур гына түгел, экологик чиста материал да. Агач продуктларны куллану сәламәтлек өчен дә файдалы икәнен онытмаска кирәк.