Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, 13 июнь көнне Саба район китапханәсе, Эзмә урта мәктәбе каршында оешкан "Дуслык" ял лагерена йөрүче укучылар өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрде. Уен 5 өлештән: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак” , “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”, “Татар халкының милли уеннары” һәм “Әбиемнең серле сандыгы” нан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара балалар уз куллары белән беләзек ясау мастер-классы белән тәмамланды.
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан, 6 июньдә Татарстан китапханәләрендә “Пушкин нон-стоп" республика акциясе старт алды. Шул уңайдан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясе каршында оешкан «Мирас» мәктәп яны лагеры укучылары өчен «Пушкин нон-стоп» республика акциясен үткәрделәр. Китапханәчеләр шагыйрьнең тормышы һәм язмышы турында сөйләп, «Мин Пушкинны укыйм» китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Һәр укучы шагыйрьнең шигырләреннән, әкиятләреннән өзекләрне сәнгатьле итеп укыдылар. Чара ахырында укучыларга рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.
1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан дәүләт циркында бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Тантаналы чара проектның 10 еллык юбилей елын ачуга багышланды. Җиңүчеләр һәм проектның активистлары өчен "Барысы да яхшы булачак!" - тамашасы тәкъдим ителде.
Җиңүчеләр:
1 сыйныф арасында – Закиров Самир (Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты)
2 сыйныфлар арасында – Сабитова Алия (Эзмә урта мәктәбе)
3 сыйныфлар арасында – Андреева Мәрьям (МБГУ “Шәмәрдән лицее “Үсеш”)
4 сыйныфлар арасында – Габсаттарова Зәмирә (Килдебәк урта мәктәбе)
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саба район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә» паркында безнең район балалары өчен иҗади мастер-класслар үткәрделәр. Балалар беләзекләр, татар орнаменты белән брошкалар һәм шарлардан төрле фигуралар ясарга өйрәнделәр. Шулай ук чарада журналлар тәкъдим ителде. Балалар әкият геройларын бик теләп буядылар. Бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә ошады.
Ел саен май ахырында Бөтендөнья тәмәкегә каршы көне билгеләп үтелә.Бу көн кысаларында Олы Нырты авыл китапханәсе Чабья Чурчи авыл клубы белән берлектә «Тәмәке тарту модалы түгел — ирекле сулыйбыз»дигән урам акциясе үткәрделәр. Бүген 30 майда план буенча китапханәче һәм клуб мөдире авыл урамына чыгып, үтеп баручыларга тәмәке тартуның зыяны турында буклетлар тәкъдим иттеләр. Буклетларда Зарарлы гадәттән баш тарту ысуллары, тәмәкенең зарарлы тәэсире, шулай ук ул китергән тискәре нәтиҗәләр турында мәгълүмат бар. Тәмәке тартучыларны бер көнгә булса да зарарлы гадәттән тыелырга чакыралар, һәм тәмәке урынына конфетлар тәкъдим итәләр. Ә тәмәке тартмаучыларга беркайчан да тәмәке тартмаска киңәш иттеләр.
Акциянең төп максаты катнашучыларга тәмәке тартуның зыяны, тәмәкенең кеше организмына зыянлы йогынтысы турында сөйләү, үсеп килүче буын арасында ЗОЖЛАРНЫ профилактикалау иде. Тәмәке тарту инде модада түгел
26 май көнне Саба район китапханәсендә “Сөембикә” клубы өчен якташыбыз филология фәннәре докторы, татар галиме, милли хәрәкәт әгъзасы, китап белгече, библиограф, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 98 ел тулу уңаеннан, “Китап галиме Ә.Кәримуллинга – 98” –әдәби сәгать үткәрелде. Чара ахырында яңа килгән газета-журналларга күзәтү ясалды.
Еллар үтә. Ә алар белән тормышыбызда күп нәрсәләр үзгәрә. Ләкин бер генә әйбер үзгәрешсез кала: үз Ватаныңны, туган җирне, туган якны ярату һәм хөрмәт итү, туган халкың хәтерендә яхшы эз калдыру теләге. Саба Туган якны өйрәнү музеенда «Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз» дип исемләнгән патриотик сәгате уздырылды. Әлеге чараның максаты Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз кылган батырлыклар мисалында Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, милләт рухы, ата-бабаларыбызның тырышлыгы өчен горурлык хисе уяту. Чара барышында укучылар Саба районы Советлар Союзы Геройлары турында мәгълүмат тупладылар, аларның батырлыклары һәм тормышлары турында белделәр. Шулай ук «Солдат хатлары» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясадылар.
Халыкара гаилә көне уңеннан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан “Гаилә” паркында “Гаилә белән укыйбыз” дип исемләнгән акция оештырдылар. Паркта ял итүче гаиләләргә халыкара гаилә көне турында мәгълүмәт бирелде, гаиләгә багышланган шигырьләр укылды һәм китап күргәсмәсе белән таныштырылды.
16нчы май көнне, “Әдәби алан” проекты кысаларында, Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 2 “Д” сыйныф укучылары өчен “Без Әдәби аланда” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада китапханәнең шәхси вконтакте битенә куелып барган табышмакларга, милли бәйрәм-йолаларга күзәтү ясалып, укучылар җавапларын махсус “Әдәби алан” дәфтәренә яздылар.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 2 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Роспись деревянной броши» исемле мастер-класс оештырды.
Башта балалар беренче брошкаларның тарихы белән, шулай ук акрил буяулар белән рәсем ясау техникасы белән таныштылар. Мастер-класс күңелле формада узды. Аларның һәрберсе үз куллары белән кабатланмас брошкаларны буядылар.
Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп, буяу эшләрен яратып башкарды.
Балалар иҗат дөньясына чумдылар, алар үзләренә ошаган брошканың формасын сайлап, үзләренең эксклюзив бизәкләрен булдыра алдылар.