Мәктәп укучылары өчен "Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында, 07.12.2023 көнне "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә укытучылар Әхмәтшина З.Р., Мөбарәкҗанова А.З., Мәликова Ч.Ф., Шәмсивалиев И.З. Саба сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенең 2-3 класс укучылары белән истәлек дәресе үткәрде. Укытучылар балаларга бу датаның тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар видеоролик һәм "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" темасына презентация карадылар. Чара азагында укучылар һәм укытучылар Байлар Сабасы үзәгендәге Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре "Солдатка хат"акциясенә кушылдылар. Акциядә катнашучы укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы Россия армиясе хәрбиләренә хатлар яздылар. Шулай ук укучылар хатлардан тыш рәсемнәр дә ясадылар. Иң кадерлесе-мәктәп яшендәге балалар өйдән ерак булган кеше өчен ярдәмнең никадәр мөһим булуын аңлыйлар.Укучылар ил сакчыларының сау-сәламәт өйләренә кайтуларын теләделәр. Бергәләп, чын күңелдән язылган балалар хатлары яраткан солдатлар өчен яхшы хәбәр, тыныч күк өчен ярдәм булыр дип ышанабыз.
5 декабрь көнне район китапханәсе хезмәткәрләре, балалар китапханәсе белән берлектә, Югары Отар балалар интернат-йортында булдылар. Балалар төсле журналлар белән таныштылар һәм китапханәчеләр аларга беләзекләр һәм шәмнәр җыю буенча мастер - класс үткәрде. Чарада 10 бала катнашты, барысы да Пушкин картасы буенча.
30 ноябрь көнне Саба гимназиясенең 4"А" сыйныф укучылары өчен "Без Әдәби аланда" танып белү әдәби сәгате үткәрелде. Укучылар "Әдәби алан" проектының биремнәрен үтәделәр, алар ВКонтакте сайтында китапханәнең шәхси битендә урнаштырылып барылды. Чарада милли ризыкларга, музыка уен коралларына күзәтү ясалды, шулай ук мәкальләрнең парын табып, аларның мәгънәсен белделәр. Укучылар җавапларны "Әдәби алан" махсус дәфтәрләренә яздылар.
2023 елның 28 ноябрендә 16:00 сәгатьтә "Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә" панно - "изю һәм алка" бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара орнамент тарихыннан башланды.
Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре агач тактаны буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук бәйрәм көне уңаеннан әниләрен сөендерергә бик матур бүләк тә булды.
Иң яхшы бүләк ул билгеле үз кулларың белән һәм чын күңелдән ясалган бүләк. Яраткан әниләр өчен ясалган бүләк — ул һәрвакыт күңелгә үтеп керә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Әниләр көне уңаеннан “Әниемә бүләгем” дип исемләнгән мастер-класс үтте. Мастер-класста катнашучылар бүләк ясаганда һәрберсе үз фантазиясен кулланып, оригиналь әйберләр ясарга өйрәнделәр. Балалар ясаган бүләк әнигә яки әбигә тәкъдим итә алырлык матур, төсле, кабатланмас килеп чыкты. Мастер-класста катнашучы укучыларның барысына да ясаган бүләкләре бик ошады. Чарадан алар күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф белән таралдылар.
16 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә "Өлкәннар" клубының чираттагы утырышы узды. Көннең темасы "Бәхет нәрсә ул?" иде. Җирле язучы Муса Абдуллин "Безнең гәҗит" газетасыннан "Бәхетем минем" исемле мәкаләсен укыды, шулай ук җирле шагыйрьләр Габит Фәрхетдинов, Миннефәрит Моталлаповның бәхет темасына шигырьләре укылды. Ветераннарыбыз өчен “Яңа китап - яңа дус!” дип исемләнгән яңа кайткан китаплардан торган күргәзмә төзелде, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Ветераннар өйдә уку өчен китаплар алдылар.
Якты, җылы һәм назлы «Әниләр көне» бәйрәме якынлаша. Үз хисләреңне мөмкин кадәр тулырак күрсәтер өчен, әнигә үз кулларың белән бүләк ясарга кирәк. Бу чын бүләк булачак, анда җан һәм кул җылысы салынган була бит. «Әниләр көне» уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Сөекле әниемә бүләк» дигән иҗат сәгате үткәрелде. Балалар урман музее хезмәткәрләре белән берлектә яраткан әниләренә бүләк ясадылар.
Татарстан Республикасы Конституциясе көне - республиканың барлык халкы өчен мөһим көн. Республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте. Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә. Шул исәптән, Саба туган якны өйрәнү музеенда әлеге бәйрәмгә карата түгәрәк өстәл оештырылды. Чара барышында катнашучылар белән законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге, шулай ук Конституциянең барлыкка килү тарихы, илнең төп законы буларак формалашу этаплары турында әңгәмә корылды.