ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

19 декабрьдә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 «А» сыйныф укучылары өчен Саба район китапханәсе хезмәткәрләре  «Угадайка» дип исемләгән интеллектуаль сәгать үткәрделәр. Уенда: әйтемнәр, тизәйткечләр, табышмаклар, татарчага тәрҗемә ит һ.б. биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар чарада актив булып, бергәләп биремнәрне үтәделәр.  Чараның икенче өлешендә «Китапның мәңгелек юлдашы» - мастер-классы оештырылды. Яраткан китабыңда китап кыстыргыч бар икән, димәк синең укый башлаган битең югалмый, китап битләре таушалмый. Укучылар китап кыстыргыч тарихы белән танышкач, үзләренең иҗади фантазияләрен кушып матур китап кыстыргычлар ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Мин кулыма китап алам"  видеороликлар конкурсы нәтиҗәләре:

"Без тарихта эзлебез.." номинациясе: 

1 урын -  Юлбат төп мәктәбе 9 сыйныф укучылары
2 урын - Шамилова Инзилә, Кызыл-Мишә авылы
3 урын - Алина Гарифуллина, Тимершык авылы

"Безнең заман" номинациясе: 

1 урын - Гараева Илсинә , Шекше авылы 
2 урын - Шәмсетдинова Зәринә, Байлар Сабасы
3 урын - Мифтахова Азалия, Тимершык авылы 

"Иң яхшы видеобизәлеш" номинациясендә җиңүче: 
Мөхәмәтҗанова Ләйсән, Шәмәрдән авылы

"Иң  креатив видеоролик" номинациясендә җиңүче: 
Шагабиева Дилә, Кызыл-Мишә авылы

Тэги: Мәдәният бүлеге

Безнең укучыларыбыз кая гына  барсалар да сынатмыйлар. Һәрвакыт зур җиңүләр белән кайталар.  Декабрь аенда  Йошкар-Ола шәһәренең Яшьләр сараенда "Музыкаль экспресс" Бөтенроссия конкурсы узды. МББУ "Х. һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"  Шәмәрдән филиалы укучылары актив катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

17
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

16 декабрьдә Казан шәһәрендә И. В. Ленинның «Тормыш ритмында!» проекты кысаларында VIII Республика заманча эстрада иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Анда Экспромт хореография коллективы һәм аның солистлары (җитәкчесе Давыдова А.М.) чыгыш ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2023 елның 16 декабрендә "Н.И. Фешин исемендәге Казан училищесында" "ТAT∙АRS∙TAN" конкурс хәрәкәте кысаларында, яшь талантлар республика конкурсына йомгаклар ясалды. Анда МББУ"Х. Һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"  укучылары катнашты. Конкурсның жюри алдына катлаулы бурыч куелды - сурәтләү һәм декоратив-гамәли юнәлештә күпсанлы эшләрдән иң яхшы эшләрне билгеләү. Декоратив-гамәли номинациядә 1 нче урынны Галимуллина Зөлфия Илнур кызы алды, укытучысы Газизова Гүзәл Равил кызы.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
декабрь, 2023 ел
җомга

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «Яшь нумизмат» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Балалар акчаның килеп чыгышы тарихы белән  таныштылар; гадәти акча барлыкка килгәнче кешеләрнең ничек сату иткәнен белделәр; беренче акча нинди булган, алтын һәм көмешне акча буларак ничек кулланганнар; илнең акча берәмлеге нәрсә ул һәм башка күп сорауларга җавап таптылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татар китабының дәрәҗәсен күтәрүдә бик мөһим урын алып торган Бөтендөнья әдәби марафоны инде егерме бишенче тапкыр үткәрелде.   13 декабрь көнне Казан шәһәре  К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында  әдәби марафон җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Бөтен дөньядагы китап сөючеләрне берләштергән, аларга яраткан язучылары белән аралашу мөмкинлеге тудырган әлеге очрашу зур бәйрәмгә әйләнде. 2019 нчы елдан бирле беренчелекне бирмәгән Саба районы бу юлы да төп җиңүче дип табылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Декабрь- йомгак ясау ае! Казан шәһәрендә "В ритме времени" халыкара сәнгать конкурсы узды, анда Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбе укучылары катнашты. Конкурс талантлы укучыларны һәм укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын стимуллаштыру һәм үстерү өчен оештырылган.

Тэги: Мәдәният бүлеге

8
декабрь, 2023 ел
җомга

Мәктәп укучылары өчен "Җиңү юллары" мәдәни-агарту программасы кысаларында, 07.12.2023 көнне "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә укытучылар Әхмәтшина  З.Р.,  Мөбарәкҗанова А.З.,  Мәликова Ч.Ф., Шәмсивалиев  И.З. Саба сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенең 2-3 класс укучылары белән истәлек дәресе үткәрде. Укытучылар балаларга бу датаның тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар видеоролик һәм "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" темасына презентация карадылар. Чара азагында укучылар һәм укытучылар Байлар Сабасы үзәгендәге Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

     Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре "Солдатка хат"акциясенә кушылдылар.  Акциядә катнашучы укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы Россия армиясе хәрбиләренә хатлар яздылар. Шулай ук укучылар хатлардан тыш рәсемнәр дә ясадылар. Иң кадерлесе-мәктәп яшендәге балалар өйдән ерак булган кеше өчен ярдәмнең никадәр мөһим булуын аңлыйлар.Укучылар ил сакчыларының сау-сәламәт өйләренә кайтуларын теләделәр. Бергәләп, чын күңелдән язылган балалар хатлары яраткан солдатлар өчен яхшы хәбәр, тыныч күк өчен ярдәм булыр дип ышанабыз.

   

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International