Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән уздырылган «Күрше» халыкара конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре һәм йомгаклары беренче июльдә билгеләнде. Ә 14 июльдә җиңүчеләр үз призларын IT-паркта узган бәйрәм чарасында алдылар.
Күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан башланган әлеге проектта үзмәшгульләр дә, коммерцияле булмаган оешмалар да, идарәче компанияләр дә, кече бизнес вәкилләре дә катнашкан. Алар арасында Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева да бар.
Алар тарафыннан 15 июльдән алып 30 сентябрьгә кадәр күпкатлы йортларның ишегалларында төрле юнәлештәге чаралар уздырылачак.
«Табигатьтә кунакта» экологик мәгълүмат сәгате Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Музей хезмәткәрләре балаларга туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында, кешеләрнең элек-электән табигать бүләкләренә сак караулары турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты булып туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - 8 июльдә билгеләп үтелә торган бөтенроссия бәйрәме. Бу-кеше тормышындагы иң мөһим кыйммәтләрне-ныклы гаиләне, үзара мәхәббәтне һәм тугрылыкны искә алу көне. Гаилә кеше тормышында бик зур урын алып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда район "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар өчен агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класс һәм экскурсия үткәреледе.
Бүген, 2025 елның 7 июлендә "Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" рәсем бүлеге укучылары үзләренең укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы белән чираттагы пленэр үткәрделәр. Дәрестә 33 укучы һәм 2 укытучы катнашты.
Укытучылар билгеләп үткәнчә, пленэр балаларга табигать белән аерым бәйләнешне тоярга мөмкинлек бирә. Саф һавада эшләгәндә алар яктылыкның һәм төсләрнең нечкә төсмерләрен күрергә һәм кәгазьдә тапшырырга өйрәнәләр. Бу бәяләп бетергесез тәҗрибә, аны сыйныф стеналарында табуы кыен.
Балалар сәнгать мәктәбенең җәйге пленэры барлык катнашучыларда якты һәм җылы истәлекләр калдыра, ә иҗат ителгән эшләр яшь рәссамнарның талантын һәм хезмәт сөючәнлеген раслый.
Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.
26 июнь көнне Саба районында "Без тарихта эзлебез " иҗади- эзләнү конференциясенең "Ут эчендә татар кызлары" юнәлеше буенча Идрисова Кадрия Рәесовна катнашында зур чара уздырылды. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы, Татарстан язучылар берлеге белән бергә үткәрелүче әлеге конференциядә Балтач, Арча, Мамадыш, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе районнарыннан да эшләр кабул ителде һәм 14 чыгыш тыңланды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәшне профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында «Наркомания: белергә, абынмаска!» дип исемләнгән әңгәмә корылды. Музей хезмәткәрләре балаларга наркотикның кешегә нинди йогынты ясавы турында сөйләделәр? Наркотиклар – акыл югалту халәте, ияләшү һәм бәйлелек тудырырга сәләтле матдәләр. Наркоманнар арасында 30 яшькә җитү сирәк күренеш. Организм наркотик матдәләргә никадәр иртәрәк ияләшсә, шулкадәр һәлакәтле йогынты ясаячак. Табиблар фикеренчә, дөньяда наркоманиянең таралуы хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен үткәндәге чума яки холера эпидемиясенә караганда да куркынычрак.
22 июнь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Явлаштау урта мәктәбе укучылары белән бергә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Сугышның беренче көне» дигән хәтер сәгате үткәрделәр.
Катнашучылар сугыштан кайтмаганнарны искә алу өчен обелиск янына җыелдылар. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә чәчәкләр салдылар. Аларны 1 минут тынлык белән искә алдылар.
Без Ватанны саклаучылар алдында баш иябез. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Лесхоз урта мәктәп яны ял һәм хезмәт лагерына йөрүче укучылар өчен “Батырлык сәгате” үткәрелде. Музей хезмәткәре укучыларга махсус хәрби операциянең мөхим булуын азсызыклады. Балаларга патриотизм сүзенең күп кырлы мәгънәсен ачуда ярдәм итте. Алар игътибар белән тыңлап, тынычлыкның никадәр кыйммәт булуын, туган илне һәм якыннарны саклау - бүгенге көндә иң мөхим бурыч икәнен аңлап, узләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
«Авыл яши» проекты кысаларында, 18 июнь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе «Дуслык» клуб берләшмәсе хатын-кызлары өчен «Бер очрашу үзе бер гомер» дигән очрашу кичәсе үткәрде. Очрашуга Садыкова Винера Рибус кызы чакырылган иде. Ул 39 ел Шәмәрдәннең беренче номерлы “Әкият” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Хәзергесе вакытта ул лаеклы ялда. Эшләгән эшенең нәтиҗәсе буларак аңа “Атказанган мәдәният хеәзмәткәре” дигән исем бирәләр. Чара барышында ул үзе белән булган кызык хәлләрне искә алды, бер кемгә дә күңелсезләнеп утырырга ара калдырмады. Җырлатты, чарага килгәннәрне төрле образларга кертеп уйнатты. Кыскасы үз эшенең остасы булган Винера Рибус кызы беркемне дә читтә калдырмады. Аңа безнең чарабызга килеп күңелләрне күтәреп киткәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.