ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

      Районыбызда белем бирү учреждениеләре арасында "ЭкоЯз - 2022" акциясе бара. Килдебәк  мәктәбе укучылары да   бу акциягә теләп кушылдылар һәм язны файдалы эшләрдән  башладылар. Әлеге акция кысаларында файдаланылган батарейкаларны җыю эше бара, «Кошлар-безнең дусларыбыз», «Табигать матурлыгын саклыйк» дигән рәсем конкурслары оештырылды, ә иң яхшы эшләр акциябез грамоталары белән бүләкләнәчәк. Шулай ук «Минем сыерчык оясы», «Макулатура тапшыр – агачны сакла», «Чиста ишегалды», «Чиста урам» акцияләре үткәрелә.

    Акция кысаларында 5 сыйныф укучыларыбыз Лесхоз бистәсенең дендрология бакчасында булдылар.

    Безнең мәктәп укучылары «ЭКОяз – 2022» акциясендә актив катнашалар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда цифрлаштыру елы уңаеннан рееспубликабыз укытучыларына яңа ноутбуклар биреләчәк. Әлеге программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ак Барс Банк тарафыннан тормышка ашырыла, мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелгән. Ноутбукларны тантаналы рәвештә тапшыру чарасы “ICL Техно” технопаркында үтте. Татарстан Президенты 10 иң яхшы информатика укытучысына ноутбуклар тапшырды. Бу тантанада Саба районыннан Иштуган урта мәктәбенең информатика укытучысы Борһанов Тимур Юрьевич катнашты.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Эзмә мәдәният йортында " Кар десанты» дип исемләнгән патриотик  – күргәзмә үткәрелде. ​ Чара Россия Федерациясе Гимны белән башланып китте.  Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм тарих укытучысы Н.М. Сөләйманова эзтабарлар отрядының «Кар десанты»экспедициясе  турында сөйләп  видеоролик күрсәттеләр.​ Шулай ук балалар эзтабарлар отрядының Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган туганнары  өчен авырлыкларны җиңеп, бик яхшы эш башкаруын белделәр. Чараның икенче өлешендә укучылар әлеге төркем оештырган күргәзмә белән таныштылар.​

Тэги: Мәгариф идарәсе

15
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген, 14 нче апрель көнне, Саба сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге инициативасы белән рәсем сәнгате буенча мәктәп-интернат укучылары өчен мастер-класс оештырылды. Мастер-классны рәссам-керамист, Россия Дизайнерлар берлеге әгъзасы, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Абдулвәкил Хәмидуллин үткәрде. Ул сынлы сәнгатьнең барлык серләрен ачты, укучыларны керамика өлкәсендәге уңышлары белән таныштырды, үз эшләрен күрсәтте. Укучылар мастер-класс вакытында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2022 елның 14 апрелендә 3 номерлы “Шоколад” балалар бакчасы базасында "Хисләр һәм сәламәтлек. Тискәре эмоцияләр белән идарә итү» дигән тема астында методик берләшмәнең чираттагы  утырышы үтте.  Семинарда мәгариф оешмаларының педагог-психологлары, укытучы-логопедлары катнашып, төрле мастер класслар күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

    2022 нче елның 13 нче апрелендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Рост" Шәмәрдән лицее базасында «Аҗаган 2022» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының район этабы узды.

    Уенда Саба районы яшьармиячеләре командалары катнашты. Командалар «Россия тарихының сугыш сәхифәләре», «Яхшы сафта, көчле көрәштә», «Сәламәт тәндә, сәламәт рух», йөгерү кебек ярышларда һәм утлы корал белән эш итү ярышларында көч сынашты.

     Беренче урынны Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе командасы, икенче урынны Байлар Сабасы гимназиясе, өченче урынны Шәмәрдән лицее командалары алды. Ярышларда җиңгән укучылар һәм командалар грамоталар белән бүләкләнделәр, 1 урын алган командага Кубок тапшырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

2022 нче елда "Saba BalaHoner" проекты үз мөмкинлекләрен киңәйтте, яңа станцияләр эшли башлады. Бүген, 14 нче апрель көнне, яңа оешмаларда Иләбәрнең "Умырзая" балалар бакчасына йөрүчеләр булдылар. Балалар полиция һәм ресторатор, сату хезмәткәрләре кебек һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән таныштылар. Проектның һәр катнашучысы бик күп уңай эмоцияләр алды һәм һөнәрләр серләре белән танышты.

        

Тэги: Мәгариф идарәсе

12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

11нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Укучыларның җәйге ялын оештыру" дигән темага тәрбия эше буенча директор урынбасарларының утырышы булды. Утырышта җәйге ял һәм хезмәтне нәтиҗәле итеп оештыру, тиешле санитар таләпләрне, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү,  туклану, авыр тормыш шартларында яшәүче укучылар белән эзлекле эш алып бару, 14 яше тулган укучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды. Җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзалары утырышта катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

8
апрель, 2022 ел
җомга

Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча тәрбиячеләр системалы эш алып баралар. Бакчабыз янында Байлар Сабасына керә торган төп юл уза. Шуңа күрә, педагоглар өчен балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аеруча зарур эш булып тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелергә тиеш.

Балалар бакчасында өйрәтү процессы оешкан белем бирү һәм уен эшчәнлекләрендә алып барыла. Көнкүреш, йөреп ял итү, уен вакытында, көндәлек аралашу барышында балаларны күп нәрсәләргә өйрәтергә мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү процессында безнең һәрберебезнең ышанычлы ярдәмчесе – дидактик уеннар һәм профилактик чаралар булып тора.

Бүген, “Балачак” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән “Юлда йөрсәң бул уяу, кагыйдәләрне нык бел” дип исемләнгән профилактик чара үткәрелде. Әлеге чара, юл билгеләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен ныгыту, тирә-юньгә игътибарлылык тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар викторина форматында үткән чарада юл йөрү кайгыйдәләре турында табышмакларга җавап бирделәр, юл билгеләрен атадылар, уеннарда сыналдылар, шигырь һәм җырларын башкардылар. Балаларның белемнәрен Саба районы ЮХИДИ хезмәткәрләре  Мазитов Ф.З.,  Ягафарова Г.Н. жюри буларак бәйләп бардылар һәм сыңыннан балаларга истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2022 елның 7 апрелендә, ППЭ 4501 базасында (МБГУ шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе) "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" (алга таба Акция) үткәрелде.

Акциядә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Инвестицияләр һәм территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Котдусов И.И.,   Саба муниципаль районы Башкарма комитетының МКУ “Мәгариф идарәсе”  начальнигы Шакиров И.Ф., Саба муниципаль районы Башкарма комитетының МКУ “Мәгариф идарәсе”  укыту-методик эшләре буенча урынбасар Капитонова Г.Т., Саба муниципаль районы Башкарма комитетының МКУ “Мәгариф идарәсе” методистлары катнашты.

Әлеге Акция үз балалары белән урыннар алмашырга һәм БДИның бөтен процедурасы – имтихан пунктына узудан алып үз нәтиҗәләрен алганчы  узарга мөмкинлек бирә. 2022 елда катнашучыларга база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителде.

 Акция барышында  әти-әниләр БДИ ның  ничек  үтүе,  аудиторияләрдә катнашучыларнын эш урыны  һәм   БДИ уздыруның объективлыгын тикшереп тору ничек оештырылуы,  эпидемиологик иминлекнең  саклануы белән таныштылар.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International