ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

17нче  май көнне Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее “Үсеш” тә “Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык” дигән темага цифр дәресе булып узды. Бу дәрестә Татарстан республикасының Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Павлов С.В. һәм Саба мунициапль район башкарма комитетының икъдисад буенча бүлек җитәкчесе Багманов М.М. катнашты. Павлов С.В. безнең тормышыбызга цифрлаштыруның тотрыклы кереп баруын искәртте, бу ресурслар белән дөрес файдаланырга өндәде. Шулай ук укучыларга киләчәктә һөнәр сайлаганда IТ өлкәсе белән кысыксынырга, информатика, программалаштыруны өйрәтергә чакырды.  IТ өлкә буенча төрле конкурсларда катнашкан лицеебыз укучылары Хисматов Әмир һәм Хәкимҗанова Сиренә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар укучыларны сайт төзү буенча проектлары, компьютер уеннары, кушымталар белән таныштырдылар. Бу чара укучылар өчен кызыклы да, файдалы да булды.

Тэги: " Мәгариф идарәсе" МКУ

17
май, 2022 ел
сишәмбе

Гимназиянең  “Комета” мәктәп спорт клубы командасы,Анапа шәһәреннән 2 нче урынны яулап кайтты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды. Безнең районны Шәмәрдән "Үсеш"лицее коллективы  тәкъдим итте. Команда җитәкчесе республиканың иң яхшы җитәкчеләре өчлегенә керде, ә коллектив призер булып,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан "Тату сыйныф серләре" профильле сменасына 20 юлламага сертификат белән бүләкләнде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

16
май, 2022 ел
дүшәмбе

13май көнне Лаешта  «Аҗаган 2022» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона  этабы узды. Әлеге ярышта Саба,Лаеш,Балык Бистәсе,Теләче,Питрәч,Кукмара районнары  катнашты. Барлык этап нәтиҗәләре буенча  К.Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе командасы 2 нче урынга лаек булды һәм июнь аенда узачак финалга үтте.  Котлыйбыз һәм алага таба уңышлар телибез.

Тэги: Мәгариф идарәсе

13
май, 2022 ел
җомга

2022 елның 24 апреленнән 15 маена кадәр Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды. Ярышларда илебезнең 57 төбәгеннән яшь спортчылар катнашты. Татарстан Республикасы данын яклап Саба Гимназиясе  командасы катнашты. Уеннар  спорт һәм конкурс программасыннан торды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Саба Гимназиясенең  «Комета " командасы 2 урынга лаек булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә иң матур, кызыклы чараларның берсе – язгы ярминкә булып узды. Ярминкәдә кул эшләре, гөлләр, камыр ризыклары, кондитер эшләнмәләре, төрле татлы ризыкларны кулай гына бәядән сатып алу мөмкинлеге тудырылды. 1-11нче сыйныф укучылары үзләрен сатучы ролендә сынап карадылар. Ярминкәдән кергән акча мәктәп территориясен төрле декоратив үсентеләр, чәчәкләр утыртып, матурлап бизәүгә тотылачак.

Тэги: Мәгариф идарәсе

11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Анда укытучы-логопед Мифтахова Алия Азатовна, педагог-психолог, нейропсихолог Гайнуллина Зөлфия Рөстәмовна, ЮХИДИ хезмәткәрләрә Ягафарова Гүзәл Назимовна, Мазитов Фаил Зөфәрович ата-аналарга эчтәлекле, үтемле, бик тә мөһим әңгәмәләр, мастер класслар үткәрделәр, кызыксынган сорауларга тулы җавап, үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

6
май, 2022 ел
җомга

Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен Асия Барый кызы Зарипова белән очрашу оештырылды. Асия Барый кызы озак еллар бакчабызда тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Аның Төркиядә яшәп иҗат итүче кызы Зилә Рөстәм кызы Нәҗипова  “Болан малае Олан” дигән әкият язып,  китап итеп бастырып чыгарды. Асия Барый кызы балаларны Төркиядәге татар җанлы оныклары, әкиятнең  килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балаларга очрашу бик ошады. Педагоглар коллективы кунагыбызга зур рәхмәтен җиткерде. Чит илдә яшәүче милләттәшебез, авылдашыбыз Зиләнең татар телен камил белүче балалар тәрбияләвенә соклануларын белдерделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә «Makerspace» республикүләм инженерлар ярышы булып узды. Әлеге ярышларда актив катнашып, Саба гимназиясе укукчылары 1 нче урынга лаек булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Кукмара шәһәрендә республикакүләм гади ракетомодельләштерү ярышлары булып үтте. Саба районы командасында Икшермә кадет мәктәп-интернаты, Тимершык урта мәктәбе Шәмәрдән лицее укучылары катнашты. Укучылар уңышлы чыгыш ясап, укучылар 4 - 1нче урынга, 4 - 2 нче урынга,  4 - 3 нче урынга лаек булдылар. Ә командалар арасында Икшермә кадет мәктәп-интернаты командасы 1 нче призлы урынга лаек булды.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International