Олы Арташ авылында җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларындагы чокырларны ремонтлау эшләрен башкара.
28 июль көнне Язлы Арташ һәм Сабабаш авыл клублары хезмәткәрләре Язлы Арташ авылында "Яшәү яме" дигән урам концерты оештырдылар.Концерт программасын тамашачылар җылы каршы алды, чөнки җәй җырлыйсы һәм биисе килә торган вакыт, артистлар үз тамашачыларына нәкъ менә шушы кәефне җиткерергә тырыштылар. Концерт программасы мавыктыргыч һәм төрле иде. Үзешчән артистларга кул чабып, тыңлаучылар кулларын кызганмадылар. Концерт тамашачыларның күңеленә хуш килде, алар һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концертта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Һәр номер кунакларны көчле хисләре һәм башкару матурлыгы белән сокландырды. Җырчыларның осталыгы, халыкның үзләренең кызыксынучанлыгы аркасында концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Концерт ахырында авыл халкы артистларга уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде
25 июль көнне Олы Нырты мәдәният йорты, Чәбия-Чурчи , Язлы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, «Калатау серләре» туристик маршруты буенча балалар өчен экскурсия оештырдылар. Экскурсия гасырлар тарихыннан персонажлар һәм әкият геройлары белән озатылды. Барысына да тарихи Калатау турында тыңлау кызык иде. Калатау шулай ук үзенең умартачылыгы белән дә билгеле, балалар бу һөнәрнең күп кенә серләрен белделәр. Алар шулай ук “Гаилә агачы” мастер-классында катнаштылар һәм самовардан тәмле коймак һәм чәй белән сыйландылар.
"НЫРТЫ "АХП"ҖЧҖендә көзге чәчү өчен авыл хуҗалыгы җирләрен әзерләү
Олы Арташ авылында спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамланып килә. Эшне ҖЧҖ "ПМК 159" подряд оешмасы башкара.
Нырты хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара. Беръеллык үләннәрдән сенаж салалар.
Арташ авыл җирлегенең Язлы Арташ авылы зират территориясендә үлән чабу эше бара. Зиратларны чисталыкта тоту-безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурычыбыз булып тора.
"Яшьләр спортны сайлый" дигән исем астында 5 июньдә Язлы Арташ АК ында яшьләр өчен спорт-уен программасы узды. Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Алар физкультура, спорт, дөрес туклануның файдасы турында әңгәмә тыңладылар. Чара күңелле һәм шаян килеп чыкты, ләкин иң мөһиме-ул бик күп шатлык һәм уңай кәеф китерде.
26 июньдә Язлы Арташ АК-да "Яшьлек наркотикларга каршы"әңгәмәсе уздырылды.Чаралар Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Ул ел саен 26 июньдә билгеләп үтелә. Катнашучылар белән сәламәтлекне саклау кирәклеге, кеше организмына наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләштеләр. Аннары яшьләр арасында бильярд буенча турнир оештырылды.