8 Март-Язлы Арташ авыл клубында «Супер әби» исемле искиткеч чара узды. Бу вакыйга хөрмәтле әбиләребезне җыйды, алар төрле конкурсларда һәм номерларда үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Иҗади конкурслар оештырылды, әбиләр үзләренең осталыкларын һәм кул эшләрен күрсәттеләр. Катнашучыларның үзләренә кыюлыклары һәм креативлыклары өчен рәхмәт белдерәбез! «Супер әби» яхшы традициягә әверелер һәм киләчәктә безне сөендерер дип өметләнәбез.
Арташ авыл җирлеге волейбол командасы 2026 елгы сезонда авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша. Командага уңышлар телибез, иң мөһиме – имгәнүләрсез.
Кышкы чорда юллардан карны чистарту-җәяүлеләр һәм транспорт чараларының имин хәрәкәтен тәэмин итү өчен мөһим бурыч. Шуңа күрә Арташ авыл җирлегенең җирле әһәмияттәге юлларында көчле кар һәм бураннардан соң ике «Беларус-1221», «JCB 541-70» һәм «Т-150» тракторлары урамнарны кардан чистарту белән шөгыльләнә. Әлеге эш ООО "СХП Нырты" җәмгыяте белән килешү нигезендә башкарыла.
23 февральдә Иске Икшермә җирлегендә узган ярышларда Арташ авыл җирлегенең волейбол командасы икенче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
21 февраль көнне Язлы Арташ авыл клубында бильярд буенча яшьләр һәм өлкәннәр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир булып узды. Ярышларда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем уенда җиңәргә теләде. Җанатарлар дусларын хупладылар, клубта спорт рухы хөкем сөрде. Катнашучылар рәхәтләнеп бильярд уйнап кына калмадылар, аралашып, күңелле итеп вакыт уздырдылар.Призлы өчлек түбәндәгечә билгеләнде : 1 нче урын Гайнуллин Илназ.2 нче урын-Мөхәрләмов Райнур. 3 нче урынга Фәттахов Илшат чыкты. Без турнирда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз, барысына да ярышларда җиңүләр, эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, якыннарыбыз ягыннан аңлашу һәм ярдәм телибез.
22 февральдә Лесхоз бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Ир-атлар категориясендә 2 урынны. Хәсәнов Ә.И. алды. Арташ авыл җирлеге командасы 3 урынны алды.
20 нче февральдә Олы Арташ авыл клубында үзешчән артистлар көче белән ватанны саклаучыларга багышланган "Ватан сагында" дип исемлэнгэн концерт булды. Анда Тат.Икшурмэсе, Олы Арташ, Олы.Кибяче, Килдебәк авыллары клублары мөдирләре һәм үзешчәннәре катнашты. Безнең ил Бөек Ватан сугышында немец-фашист гаскәрләрен җиңде. Ил бик зур бәя түләде. Хәзер дә сугыш бара. Безнең авылдан гына да берничә егетебез һәлак булды. Бу концерт шушы балалар хөрмәтенә, сугышта баш салган бабаларыбыз хөрмәтенә. Без каһарманнарыбызны һәм данлы тарихыбызны онытырга тиеш түгел. Концерт барышында элеге геройларны бер минутлык тынлык белэн искэ алдык, гаилэлэренэ кечкенэ генэ кучтэнэчлэребезне йорэк жылыбыз белэн булэк иттек.
2026 елның 15 февралендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тулды. Шул унайдан мэктэбебездэ «Сунмэс йолдыз» дип аталган шигьрият кичэсе узды. Укучылар язучынын шигырьлэрен яттан сойлэделэр.
15 февраль - Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу сугышта Шәйдуллин Фердинанд Харис улы үзенең интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак була. Әлеге вакыйга уңаеннан Язлы Арташ авыл клубында Олы Ныртын мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабя - Чурчи авыл клубы , Ике басу Арташ авыл китапханәсе, шулай ук Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде
Фердинанд Шәйдуллин 1969-нчы елның 7-нче ноябрендә Татарстан АССРның Саба районы Язлы Арташ авылында туа. Хәрби хезмәткә 1987-нче елның 26-нчы ноябрендә алына. Әфганстан Республикасында СССР дәүләт чигенең куркынычсызлыгын тәэмин иткәндә 12 хәрби операциядә, рейдларда, транспорт колонналарын үткәрүдә катнашкан, шул ук вакытта батырлык һәм кыюлык күрсәткән. Фердинад Харис улы Шәйдуллин Әфган сугышында үзенең интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Ул үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.
Тарихта онытырга, тормыштан сызып ташларга мөмкин булган битләр юк. Халык хәтере алдында Вакыт көчсез. Сугышчы - интернационалистның, Ватанны саклаучының батыр образы төрле конфликтларда катнашкан барлык хәрби хезмәткәрләрнең хөрмәт һәм казанышларын тану символына әверелде.
Олы Арташ башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укучылары очен «Сау бул Әлифба» бэйрэме уткэрелде. Укучылар бэйрэмдэ шигырьлэр сойлэделэр, матур жырлар жырладылар, биеделэр хэм «Белем доньясы» тукталышында узлэренен белемнэрен сынадылар. Укучыларга хэм сыйныф житэкчесе Сиринэ Рафаилевнага алга таба да зур унышлар телибез.