ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2025 ел
сишәмбе

«Нырты» АХП ҖЧҖендә бар куәткә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Терлек азыгы салганда аның сыйфатын һәм туклыклылыгын озак вакытка саклап калу мөһим, чөнки терлекләрнең сәламәтлеге һәм аларның продуктлылыгы турыдан-туры шуңа бәйле.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

22
июль, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы чемпионаты  «Урман Балтач 2025 " үткәрелде. Эндуро – 2025 буенча 4 нче этап «Лесные тропы» командасы егетләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
«Көмеш» классында 3 урынны Сәләхиев Рәфис,
 10 нчы урынны Рәхимов Юлдаш алды.
"Бронза" классында 4 урынны Гарипов Рафиль,
 11 нче урынны Әгъләмҗанов Алмаз алды.
«Юниор» классында 1 урынны Гарипов Булат,
 2 урынны Әмирхан Әгъләмҗанов алды. Алга таба да уңышлар сезгә егетләр!

Тэги: Арташ авыл җирлеге

20
июль, 2025 ел
якшәмбе

"НЫРТЫ" АХП " ҖЧҖ басуларында урып-җыю кампаниясенә керештеләр. Беренче булып көзге арыш сугу эшләре башланып китте.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

16 нчы июльдә балалар Олы Арташ авыл клубында  сәламәт яшәү рәвешенә багышланган плакат  ясарга булдылар. Плакатка нинди исем бирергә? Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - беркайчан да авырмау дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен белү дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - спорт белән шөгыльләнү дигән сүз. Плакатны "Планета сәламәтлеге безнең кулда" дип атарга карар кылдылар. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

14
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Олы Арташ халкы капка төбенә борынгыча итеп кич утырырга җыелды. Гасырлар узса да, искерми торган җырлар яңгырады, бала - чагасы, әби- бабае, апа- абыйлар- барсы да гармун моңына кушылдылар. 
"Курше- фест" фестивале кысаларында үткәрелгән " Капка төбендә кич утыру" исеме астындагы бу күренеш зур бәйрәмгә әверелде. 
Шулай ук Җиңунең 80 еллыгын истә тотып сугыш чоры җырлары да җырланды. Һәм әлбәттә, бәйрәм балаларның да чыгышларсыз булмады. Алар да саф татарча җырларын башкарып, Сәйдә Г. Тукайның моңлы шигырен сөйләде. Килдебәк мәдәният йорты мөдире ярдәме белән оешкан 
Бәйрәм искиткеч дәрәҗәдә узып, алга таба бу йоланы дәвам итәрбез дип сүз куештык. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

11
июль, 2025 ел
җомга

Олы Арташ авылында 10 нчы июльдә ачык һавада авыл клубы каршында "Драконны ничек ияләштерергә" дигән популяр мультфильм күрсәтелде. Балаларга бик ошады, чөнки җәйге кичтә саф һава суладылар, яраткан мультикларын карап рәхәтләнделәр һәм өстәвенә танып белү уеннарында уйнадылар. Тагын попкорн белән татлы мамык ашадылар

Тэги: Арташ авыл җирлеге

6
июль, 2025 ел
якшәмбе

5 июля 2025г. в д. Два поля Арташ прошли открытые чемпионата Республики Татарстан эндуро "Лесные тропы" 3 этап. В котором участвовали 159 гонщиков Кировской области, Республики Марий Эл, Самарской области, Ханты-Мансийского автономного округа и Чувашской Республики, включая известных спортсменов, выступающих за клубы.

Участники Арташского СП показали хорошие результаты:

КЛАСС СЕРЕБРО: занял 1 место Салахиев Рафис 

КЛАСС ЮНИОРЫ: занял 1 место Аглямзянов Амирхан

Первый раз была проведена открытая тренировка на квадр циклах.

2025 елның 5 июлендә Ике басу Арташ авылында " Лесные тропы " Ачык Татарстан чемпионаты 3 этап булып узды.  Анда Киров өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан, Самара өлкәсеннән, Ханты-Манси автономияле округыннан һәм Чуваш Республикасыннан 159 узышчы катнашты.

Арташ авыл җирлеге вәкилләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

Көмеш КЛАССЫНДА: 1 урынны Сәләхиев Рәфис алды

Юниорлар КЛАССЫНДА: 1 урынны Агләмҗанов Әмирхан алды

Беренче тапкыр квадр циклларда ачык күнегүләр үткәрелде

Тэги: Арташ авыл җирлеге

30
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Арташ авыл җирлегенең Язлы Арташ авылы зират территориясендә үлән чабу эше бара. Зиратларны чисталыкта тоту-безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурычыбыз булып тора.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Олы Арташ мәктәбе территориясе зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Монда бинаны капиталь ремонтлау эшләренә  җаваплылыгы чикләнгән “ Строй Град Инжиниринг" җәмгыяте төзүчеләре кереште.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

22
июнь, 2025 ел
якшәмбе

1941 елның 22 июнь иртәсендә Бөек Ватан сугышы башлана. Немец гаскәрләре кинәт Советлар Союзына һөҗүм итә, илнең көнбатыш төбәкләрен бомбага тота. 1418 көн дәвам иткән бу сугыш 27 миллионга якын совет гражданының гомерен өзгән.
 Бүген, 22 июнь көнне, иртә таңнан Олы Арташ авылы халкы бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алды. Илдар хәзрәт  Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә Коръәннән сүрәләр укыды. Шуннан соң Совет сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 
Без аларны хәтерләгәндә алар исән. Каһарманнарга мәңгелек дан! Сугыш корбаннарына мәңгелек хәтер!

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International