Арташ авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Укытучы һәм остаз елы кысаларында, Иске Икшермә мәдәният йортында, "Укытучы - остаз һәм дус" укучылар конкурсы узды.Балалар уникаль һөнәр-укытучы турында шигырь сөйләделәр. Һәр катнашучыны шигырь укырга чакырдылар, чыгыш ясаганнан соң хуплау алкышлары белән озаттылар. Конкурста катнашучыларның барысы да шигырьләрне аңлаешлы уку осталыгын күрсәттеләр. Конкурс 3 номинациядә узды. Язлы Арташ клубыннан Ярмухаметов Аяз әлеге конкурста катнашып беренче дәрәҗә Диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.
Арташ авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Арташ авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
9 октябрь-Бөтендөнья почта көне, БМО системасында билгеләп үтелә торган күп кенә танылган бәйрәмнәрнең берсе. Почта безгә күп еллар хезмәт итә, шуңа күрә без илнең икенче ягында яшәүче башка кешеләр белән элемтәгә керә алабыз. Аларга хат язарга, открытка яки телеграмма белән котларга, бүләкләр яки кунаклар белән посылка яки бандероль җибәрергә, ниндидер эшлекле хат җибәрергә. Аны китерү белән бәйле белгечләрнең бергәләп эшләве бөтен почтаның эш төгәллегенә бәйле. 6 октябрь көнне бәйрәм хөрмәтенә Арташ авыл китапханәсе һәм Язлы Арташ клуб мөдире белән берлектә китаплар бирү пунктында "почтальоннарга хөрмәт һәм дан"дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Бу өлкәдә озак еллар эшләгән хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Гайнуллина Дулкыния почта өлкәсендә 30 ел эшли һәм пенсиягә чыга, Газизянова Нурзия 42 ел эшли, ә Мөхәрләмова Нәзифә бу вазифада эшләвен дәвам итә.
2023 елның 7 октябрендә Олы Арташ төп мәктәбендә "2023 ел - Укыучылар һәм остаз елы" уңаеннан зур очрашу үткәрелде. Әлеге бәйрәм чарасында Олы Арташ мәктәбе белән бәйле булган укытучылар, остазлар катнашты. Очрашу бәйрәме чәй табыны артында күңелле аралашу, хатирәләрне яңарту, җыр-моң белән үрелеп алып барылды.
Ике басу Арташ авылында яшәүче Хасанова Хәтимә Зиннатулла кызына 90 яшь. Юбилярны котларга районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов котладылар.
2023 елның 4 октябрендә, Олы Нырты клуб мөдире һәм Язлы Арташ клуб мөдире хезмәткәрләре белән берлектә, Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Бер җылы сүз җитә» концерт программасын оештыралар. Күңелле җырлар, мавыктыргыч биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Мөмкинлекләре чикле кешеләр җырларны рәхәтләнеп тыңладылар , биюләр карадылар.
Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПах) «Фельдшер ярдәмчесе» вазифасы кертелде. Ике Басу Арташ фельдшер-акушерлык пунктында Билалова Алсу Зөфәр кызы, Олы Арташ фельдшер-акушерлык пунктында Сайфуллина Тахирә Тимерхан кызы, Язлы-Арташ фельдшер-акушерлык пунктында Гимадиева Ильвира Гаян кызы фелдьшерның ярдәмчесе булып эшли башладылар.
Фельдшер ярдәмчесе функцияләренә пациентларны өйдә патронажлау, диспансерлаштыруның 1 этабы кысаларында чаралар үткәрү (анкета үткәру,кан басымын үлчәү, антропометрия һ. б.), дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту, аз хәрәкәтләнүче һәм яткан авыруларны карау һ. б. керә.
Фельдшер ярдәмчеләре Билалова А.З, Сайфуллина Т.Т. һәм Гимадиева И.Г. медицина колледжлары базасында «авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек уза башладылар.