Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасында гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм кызыклы уеннар, балаларның матур җыр һәм биюләре белән бергә үрелеп барды.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында “Әни, әти, мин – спорт гаиләсе!” дип исемләнгән чара узды.
2024 елның 9 мартында Иске Икшермә авылында хатын-кызлар командалары арасында волейбол турниры узды. Арташ авыл җирлеге командасы актив катнашты һәм 3 урынны алды.
Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасыннан Хасанова Зәринә «Яшь мастер» конкурсында катнашты.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасыннан Хәбибрахманов Айгиз «Сити-фермерлык» компетенциясе буенча «Яшь-мастер» номинациясендә 2 дәрәҗәдә җиңүче булды.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында «Элементар математика күнекмәләрен формалаштыру» темасы астында семинар оештырылды.
Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Аҗаган-2024» уздырылды
Россиядә Гаилә елы уңаеннан «Гаилә ярышы» эстафетасы оештырылды. Арташ авыл җирлегеннән Әгъләмҗановлар гаиләсе катнашты.
15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Әфганстан сугышы-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул мәңгегә сугыш ветераннары хәтерендә генә түгел, ә алдагы буыннар хәтерендә калачак. Әфган сугышында 650 мең совет солдаты катнашкан. Алар халыкара бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ә бүгенге малайлар һәм кызлар ул сугыш, батырлык, дан, һәлак булган геройлар истәлеген сакларга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, 15 февральдә Язлы Арташ авылы клубында Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ике Басу Арташ китапханәчесе белән берлектә, якташыбыз Шәйдуллин Фердинантка багышланган Хәтер кичәсе оештырдылар.
10 февральдә Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм Чәбья Чурчи авыл клубы белән берлектә “Мәхәббәт барлык яшьләргә буйсына” дип исемләнгән уен программасы уздырылды.