Олы Арташ халкы капка төбенә борынгыча итеп кич утырырга җыелды. Гасырлар узса да, искерми торган җырлар яңгырады, бала - чагасы, әби- бабае, апа- абыйлар- барсы да гармун моңына кушылдылар.
"Курше- фест" фестивале кысаларында үткәрелгән " Капка төбендә кич утыру" исеме астындагы бу күренеш зур бәйрәмгә әверелде.
Шулай ук Җиңунең 80 еллыгын истә тотып сугыш чоры җырлары да җырланды. Һәм әлбәттә, бәйрәм балаларның да чыгышларсыз булмады. Алар да саф татарча җырларын башкарып, Сәйдә Г. Тукайның моңлы шигырен сөйләде. Килдебәк мәдәният йорты мөдире ярдәме белән оешкан
Бәйрәм искиткеч дәрәҗәдә узып, алга таба бу йоланы дәвам итәрбез дип сүз куештык.