31 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм "Ромашка" балалар бакчасы хезмәткәрләре тарафыннан "Җир буйлап көз атлый" дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрелде. Максатлар: җырлар, биюләр, шигырьләр, уеннар аша балаларда табигатьнең көзге күренешләре турындагы күзаллауларны ныгыту һәм киңәйтү. Балаларның музыкаль-иҗади сәләтләрен үстерү.
24 октябрь көнне Тенеки авыл клубында, Юлбат төп мәктәбе белән берлектә, Т.Миңнуллинның" Авыл эте Акбай" әкияте күрсәтелде. Балалар чын артистлар кебек уйнадылар, күңел ачтылар.
19 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, "Буыннар бәйләнеше: Комсомол турында сөйләшик" акциясе үткәрделәр. Чара барышында акциядә катнашучылар комсомол яшьлеге турында хатирәләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, комсомолларның ничек яшәве, эшләве, әлеге оешмага кабул ителүләре турында сөйләделәр. Тематик күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
10 октябрь көнне Йосыф-Алан авыл клубында “Уңыш-2019” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән уңышлардан күргәзмә оештырылды.
5 октябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, “Ромашка” балалар бакчасында, “Балаларны укырга өйрәтүче һөнәр иясе” темасы астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның максаты: балаларның мәктәп турындагы кузаллауларын киңәйтү, аларны укытучы һөнәре белән таныштыру.
1 октябрь көнне "Яшьлек" үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган "Ягез әле, әбиләр" дип исемләнгән спорт бәйрәме узды. Ярышта Юлбат мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы һәм авыл җирлегенең спорт сөюче хөрмәтле ханымнары “Җитезләр" дип аталган команда буларак катнаштылар һәм 2 нче урынга лаек булдылар. Команда чыгышы Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды һәм әзерләнде.
Йосыф-Алан авылында Дәүләтҗановлар гаилә фермасы төзелеше дәвам итә.
14 сентябрь урман көне уңаеннан Юлбат авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә барлык учрежденияләр дә актив катнашты.
Юлбат авыл мәдәният йорты территориясен төзекләндерү. Эшне "ПМК-Мелиорация" ҖЧҖ башкара.
1 нче сентябрьдә Юлбат төп мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Беренче сыйныфка 6 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.