ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында «Хыял» мәктәп яны лагере балалары, Юлбат мәктәбе укучылары кунакта булдылар. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар өчен - «Балалар журналлары иле буйлап сәяхәт» исемле мавыктыргыч библиографик күзәтү үткәрделәр. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

     29 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Юлбат төп мәктәбе 7 сыйныф укучылары белән «Газиз туган җирем» дип аталган танып-белү сәгате үткәрделәр. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

19 октябрьдә Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, "Kaз өмәсе" Бөтенроссия фестиваль конкурсында катнашу өчен видео төшерделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

20 октябрь Тенеки авыл клубында Юлбат авыл мәдәният йорты,  авыл китапханәсе белән берлектә "Әйтмим мин кабат, бик шәп бу кабак!" чарасы узды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

21 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы  һәм китапханә хезмәткәрләре «Ах, картошка, объеденье!» уен-конкурс программасы оештырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-кешенең тормыш, сәламәтлек һәм иминлек символы. Ул башка продуктлар арасында аерылып тора, өстәл башына куела, туендыручы булып санала. Тенеки авыл клубында 16 октябрьдә узган чара «Икмәк - табын кояшы» бәйрәме нәкъ менә шул темага багышланган иде. Чарада икмәк, кеше тормышында әһәмияте, икмәккә сакчыл караш турында сүз барды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

16 октябрь - Бөтендөнья Икмәк көне уңаеннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Икмәк — бөтен нәрсәгә баш» - дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Юлбат авыл җирлегендә бюджет учреждениеләре «Урманны саклыйк – 2021» табигатьне саклау акциясе кысаларында агач утыртуда катнашты. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

9 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты  һәм китапханә хезмәткәрләре язучы Е.Чарушинның тормышына һәм иҗатына багышланган "Балачактан таныш язучы" дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

 5 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән үз куллары белән укытучылар көненә открыткалар әзерләделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International