ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2023 ел
җомга

21 ноябрьдә Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, яңа китап белән танышу кичәсе уздырылды. Китап киштәләре төрле жанрдагы китаплар белән тулыланды. Күргәзмәдә татар язучыларының яңа әсәрләре тәкъдим ителде: З.Кадыйрованың "Урланган яшьлек", Н.Гыйматдинованың "Онытмадым...", Г. Галләмованың “Кайту”, Д.Латыпованың “Мәк чәчәге”, Н.Кәримованың “Изге ат”, А. Баймөхәммәтованың “Нахак” һәм башкалар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

20
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Юлбат авыл китапханәсе, «Ромашка» балалар бакчасы белән берлектә, татар балалар язучысы Ш.Галиевның 95 еллыгына багышланган әдәби кунакханә үткәрде. Китапханәче Хәмитова балаларга Ш. Галиев иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләде. Җиңел, балаларга аңлаешлы телдә язылган "Шәвәли шуклыгы" шигырьләр җыентыгы балалар өчен бик кызыклы булды. Китапханәче балаларга бу китаптан кызыклы шигырьләрне кычкырып укыды. Аннары балалар белән бу шигырьләр турында фикер алышу булды. Чара барышында балалар төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре түгәрәк өстәл артында «Һәркемнең тормышы бер генә» дигән әңгәмә үткәрделәр. Чара тәмәкегә бәйлелекнең таралуын киметү һәм яшьләргә тәмәкенең сәламәтлеккә зыянлы йогынтысы турында мәгълүмат бирү максатыннан уздырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

13-18 ноябрьдә Юлбат балалар бакчасында "Җансыз табигать. Һаваның әһәмияте” атналыгы узды. Бу атнаның максаты балаларның һава һәм аның үзенчәлекләре турында белемнәрен ныгыту иде. Чиста һаваның барлык тереклек һәм кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте турында әңгәмәләр һәм  тәҗрибәләр үткәрелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

13 ноябрьдә Юлбат авыл китапханәсе мөдире укучылар өчен "Серле дөнья" танып белү сәгате оештырды. Катнашучылар "Әдәби алан" онлайн проекты сорауларына җавап яздылар. Мөдир балаларны дөнья халыкларының милли ризыклары үзенчәлекләре белән таныштырды, шулай ук  “Мәкальне дәвам ит...” уенын уйнадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан китап нәшрияты һәм татнетны үстерү фонды белән бергә Россия күмәк проект- әдәби марафон эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн  татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләрдән өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 2 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Китап – якты нур” дип исемләнгән  бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу – әдәби сәгать үткәрелде. Марафонда катнашучылар укыган китаплары, шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар.Үзләренә ошаган китапларны бер - берсенә тәкъдим иттеләр,  укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

2 ноябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Үзебезнең уен» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара башында мөдирләр балаларны уен тәртибе һәм шартлары белән таныштырдылар. Уен милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган, күп кенә танып белү, кызыклы раундларны үз эченә алган иде. Уенда катнашучыларга төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар тәкъдим ителде: милли бәйрәмнәрне, ризыкларны, табышмакларны белү, мәкальне тәмамлау, татар телендә хәрефләрдән сүз төзү һ.б. сорауларга җавап биреп, катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен күрсәттеләр. Җыелган баллар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

 31 октябрь көнне  Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Хыял» мәктәп яны лагере балалары белән бергә «Алтын сукмак буйлап көз атлый» конкурс-уен программасын уздырдылар. Мөдирләр балаларга елның иң матур вакыты, табигатьтәге үзгәрешләр, елның бу вакытында кошларның һәм хайваннарның үзләрен ничек тотулары турында сөйләделәр. Көзнең билгеләре турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгьлүматләр белделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Балалар күңелле һәм кызыклы викторинада катнаштылар, көз рәсемен ясадылар.Чара ахырында бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, үзара ярыштылар, көч сынаштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

 Каникуллар вакытында Юлбат ФАП мөдире Бадиковна Миләүшә Рәшит кызы мәктәп лагерына йөрүче балалар өчен фельдшер-акушерлык пункты буенча экскурсия үткәрде. Миләүшә Рәшит кызы балаларга ФАПта урнаштырылган барлык приборлар турында сөйләде, озынлыкны һәм авырлыкны ничек үлчәргә кирәклеген күрсәтте, фельдшерның эше турында бик кызыклы итеп сөйләде. Әлеге экскурсия мәктәп укучыларын төрле һөнәрләр белән таныштыру программасы кысаларында узды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Быел 29 октябрьда  ВЛКСМның 105 еллыгы билгеләп үтелә. 28 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Туган көнең белән, Комсомол!» дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм стена газетасын чыгардылар. Мәгълүмати тема буенча «Комсомолның туган көне» дип аталган күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International