4 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, Юлбат авыл китапханәсендә «Көчле рухлылар» дигән китап күргәзмәсе һәм әдәбиятка күзәтү оештырылды. Катнашучылар инвалид язучылар Фирдания Гыйльфан, Фәнис Яруллин, Рәниф Шәрипов, Гакыйл Сәгыйров, Рөстәм Нәбиев, Кәүсәрия Шәфикованың авыр тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.
Юлбат хуҗалыгында тырмаларны төзекләндерү эшенә керештеләр. Бүгенге көндә слесарьлар Сәйфуллин Маннур, Багавиев Зөфәр тимерчелектә тырма тешләрен утта кыздырып очлау эшләрен башкаралар.
1 декабрь көнне, бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында, Юлбат авыл китапханәсе мөдире «Спидсыз киләчәк» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Укучылар СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы барлыкка килү тарихы һәм профилактика чаралары турындагы белешмәлек белән таныштылар.
30 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында кычкырып уку үткәрелде. Чара барышында әниләр балалар белән бергә әсәрләрнең дөрес исемнәрен атадылар, шигырьләр укыдылар. Бу чара балаларга күңелле һәм файдалы итеп вакыт үткәрергә, ә әниләргә күптән укыган әсәрләрен искә төшерергә мөмкинлек бирде.
29 ноябрьдә Татарстан Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 28 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе һәм Юлбат төп мәктәбе китапханәсе белән берлектә "Татарстан - минем Республикам" дип исемләнгән викторина үткәрде. Катнашучылар туган ягыбызның истәлекле урыннары, халкыбызның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турындагы сорауларга җаваплар бирделәр.
Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Юлбат авылы мәдәният йортында хатын-кызлар хәрбиләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.
Тенеки авылында гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау.
Юлбат авыл китапханәсе түгәрәк өстәл артында "Һәркемнең тормышы бер генә" дигән әңгәмә-диалог үткәрде. Чара тәмәкегә бәйлелекнең таралуын киметү һәм яшьләргә тәмәкенең сәламәтлеккә зыянлы йогынтысы турында аңлату максатында үткәрелде.
Юлбат "Ромашка” балалар бакчасында “Йөрәк җылым сиңа, Әнием!” исеме астында концерт булып узды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, әниләре һәм әбиләре турында җырладылар, матур биюләр биеделәр.
Ноябрьнең соңгы ял көнендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шушы матур көнгә багышлап, Юлбат төп мәктәбендә «Әниемнең җылы кочагы» исемле бәйрәм чарасы узды.