«07» июль көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы тарафыннан Эзмэ авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.
Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе Өтернәс авыл клубы белән берлектә “Ямьле Саба” проекты кысаларында “Диңгезләрнең башы чишмәдә” дигән исем астында Өтернәс авылында урнашкан чишмәләргә экологик поход оештырдылар. Поход вакытында балалар Хәйретдинова Фирдәвес һәм Мөхетдинова Гаҗилә апалар ярдәмендә “Гайфетдин” һәм “Әскар” чишмәләренең тарихы турында мәгълүмат тупладылар.Чишмә тирәсендә үсеп утыручы файдалы үләннәр белән таныштылар, викторина сорауларына тулы җаваплар бирделәр.
Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән табигатькә сәяхәткә бардылар. Чараның беренче өлеше “Сихәт табам синдә табигать” дигән исем астында дару үләннәренә багышланып узды, чишмә буенда үскән шифалы үләннәрне җыеп самавыр чәе кайнаттык. Икенче өлеше “Су буенда кичке уен” дигән исем астында төрле уеннар,җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез хатирәләр, истәлекләр яңартып күңелле ял иттеләр.
Кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту,белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан китапханә һәм балалар бакчасы бердәм рәвештә эш алып барырга тиешләр. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авылы «Умырзая» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән берлектә Иләбәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Кечкенәләр китапханә, аның тәртипләре, китапханәгә килүче балалар журналлары белән таныштылар. Язучы Г.Сабитовның 85 еллык юбилее уңаеннан төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Китапханәче тарафыннан язучының «Чүкеч» хикәясе кычкырып укылды. Соңыннан балалар әлеге әсәр буенча сорауларга җаваплар бирделәр.
Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән табигатькә походка чыктылар. Урман сукмагыннан атлаганда «Урман кроссвордын» чишеп бирелгән сорауларга җаваплар эзләделәр. Безнең якларда яшәүче җәнлекләр, кошларны, бу якларда үсүче агачларны атадылар. Табигатьтә агачларны сындырырга, бөҗәкләрне кыерсытырга, учак ягып зыян китерергә ярамаганлыгын искә төшерделәр. Чара табигать кочагында самавырдан хуш исле,шифалы үлән чәе эчү белән тәмамланды.
2021 ел - Татарстан республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеле. Әлеге уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм авыл клубы тарафыннан «Ак калфак» клуб берләшмәсе членнары белән «Халыклар дуслыгы - республикам байлыгы» дигән исем астында этнографик викторина уздырылды. Катнашучылар республикабызда яшәүче төрле милләт халкының милли йоллары, гореф – гадәтләре, мәдәнияте, әдәбияте турындагы сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Музыкаль тур вакытында башкорт һәм татар халык җырларын мари, рус халык биюләрен башкардылар.
Эзмэ авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, балалар белән берлектә «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар. Кулларындагы шәмнәр белән обелиск янында бер минут тынлык белән искә алдылар.
«20» июнь көнне Эзмә авыл җирлегенен Олыяз авылы янындагы мәйдан балаларны Сабантуй бәйрәменә җыйды. Тантаналы ачылыштан соң уеннар башланды. Ә сәхнәгә бер-бер артлы балалар күтәрелде, алар җырлар һәм биюләр башкардылар, татар телендә шигырьләр укыдылар. Төп ярышларның берсе Коръән сүрәләрен уку булды. Шунда ук сәхнәдә җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә килгән балалар әйтеп бетергесез шатлык алдылар, чөнки алар өчен уен аттракционнары эшләде, яраткан тәм-томнар, уенчыклар сатып алырга мөмкин иде. Сабантуй бәйрәме татар биюе белән тәмамланды. Бик шәп, кызык, күңелле булды.
Эзмә авыл җирлегенен Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре туган як мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан авылдашлар өчен «Кичке уен» бәйрәме үткәрделәр. Программада: милли татар күңелле җырлары, биюләр, халык дәртле уеннары, ярышлар һәм чәй өстәле. Очрашу җылы, күңел атмосферасында узды. Кичке якта ярда үткәрелгән чара ахырында өлкән яшьтәге кешеләрнең яшь чакларында бераз гына булса да кайтып, шул чор атмосферасына чумып кайтуларын күрдек.
Сабантуй-татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. «13» июнь көнне Эзмә авыл җирлегенең Отернәс һәм Олыяз авылларында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм пролог һәм концерт программасы белән башланып китте, анда җирлек бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре дә актив катнашты. Һәр катнашучы күңел белән мавыгу таба алды. Балаларга уеннар өчен аерым почмак оештырылды, ә өлкәннәр мәйданда бик теләп катнаштылар. Үз талантларын күрсәтергә теләүчеләргә аерым сәхнә оештырылды. Шулай ук бәйрәм кунаклары арасында Казан артистлары Гөлнара Габидуллина, Айгөл Бареева һәм легендар Бәйрәм төркеме солистлары да бар иде. Авыл халкы һәм кунаклар бик канәгать калдылар, чөнки Сабантуй-барлык яраткан һәм көтеп алынган бәйрәм.