Эзмә мәдәният йорты һәм Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә мәдәният йортында «Уеннар халык ижаты жимеше» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Татар авылларында һәм шәһәрләрендә яшьләр арасында хәрәкәтчән уеннар киң таралган иде. Хәтта иң тыйнак халык бәйрәме дә алардан башка үтми. Уеннар кеше мәдәнияте хәзинәсе булып тора. Халык уеннары уйнаганда, балаларда туган ил мәдәниятенә тотрыклы, кызыксынучан, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаша, патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт үсеше өчен эмоциональ уңай нигез булдырыла. Халык уеннары аша бала иҗади һәм физик яктан гына түгел, ә әхлакый яктан да үсә. Бүгенге чарада матур халык уеннары турында тагын бер кат искә төшерделәр.
Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбенең «Бәхетле балачак» исемле отчет концерты булып узды. Концерт беренче сыйныф укучылары чыгышы белән башланып, һәр сыйныф чыгышы белән дәвам итте. Талантлы укучылар сәхнәдә кызыклы номерлар белән чыгыш ясадылар. Биредә матур җырлар да, дәртле биюләр дә, күз яшьләре белән тыңлаган шигырьләр дә ишетергә мөмкин иде. Мәктәп концертлары һәрвакыт үзенчәлекле уза, ниндидер үз, җылы атмосфера бар. Тамашачылар яшь артистларның һәр чыгышын бик җылы каршы алдылар һәм аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
24 май көнне Эзмә мәдәният йортында "Сау бул мәктәп!"дип исемләнгән Эзмә урта мәктәбе укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме узды. «Соңгы кыңгырау укучылар өчен традицион бәйрәмгә әверелде. Вакыт сизелми дә үтеп китә, беренче кыңгырау чылтырарга да өлгермәде, соңгысы да җитте. Соңгы кыңгырау укуны тәмамлаганнан соң йомгаклау сызыгын ясый һәм чыгарылыш имтиханнары, мәктәп практикасы уза башлауга әйләнә. Бәйрәм ахырында унберенче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Һәр укучының күңелендә узган уку елы, мәктәп стеналарында узган шатлыклы мизгелләр моңсу үтә.
15 май – Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе – гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне дәвам итү. «Гаилә белән китапханәгә» проекты кысаларында Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Әни янда, китап кулда, димәк без дөрес юлда» дигән исем астында интеллектуаль уен оештырдылар. Катнашучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Әкият, мультфильм геройларын искә төшерделәр,кроссворд, ребуслар чиштеләр. Әниләр әсәрләрнең авторларын эзләгәндә, балалар тизлеккә пазллар җыйдылар, махсус карточкалар белән уен оештырдылар. Соңыннан чарада катнашкан һәр гаиләгә «Рәхмәт хатлары» тапшырылды.
Эзмә авыл җирлеге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Эзмә авыл җирлегендә сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митингы үткәрелде. Укучылар мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
6 май көнне Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре олы сыйныф укучылары белән бергә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар һәм зиратта булдылар, дәһшәтле һәм канкойгыч Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган бабаларыбызны искә төшерделәр. Бу җиңү бәһасез, чөнки җиңү яулаган һәм безгә тыныч күк бүләк иткән миллионлаган кешенең гомерен өзде. Зиратта сугыш ветеранының кызы каршы алды, ул безгә әтисе турында сөйләде, аның сугыш вакытында кулында мина өзелеп сугыштан ике кулсыз һәм сукырларча әйләнеп кайтты. Ул күз яшьләре белән безгә рәхмәт белдерде һәм Җирдә тынычлык теләде. Без барыбыз да тынычлыкны сакларга һәм авыр һәм куркыныч еллар турында истә тотарга һәм Җиңү өчен һәлак булган кешеләрне истә тотарга тиеш.
Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын һәм тыл ветераннарын Җиңү көне белән котланды. Ветераннарга котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Саба районының Эзмә авыл җирлегендә торак пунктларның территориясен санитар чистарту буенча эшләр дәвам итә.
2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула. Әлеге уңайдан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, «Ак калфак» клуб берләшмәсе әгъзалары белән, «Динем – ислам, милләтем – татар» дигән исем астында әхлак кичәсе уздырдылар. Катнашучыларга дин тарихына багышланган китаплардан тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Китапханәче ислам дине кабул ителү тарихы белән таныштырды. Авылның абыстае коръән сүрәләре укып, вәгазь сөйләде.