2-3 төркемле мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны мәктәпкә әзерләүдә югары күрсәткечләребез өчен Иләбәр балалар бакчасына 1 нче урын бирелде. Диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.
"Чәчәкле Саба- 2025" конкурсына катнашып, Иәбәр “Умырзая” балалар бакчасы 1 нче урынга лаек булды
Тәҗрибә уртаклашу, аралашу, ачык дәресләрдә катнашу укытучыларның белемен камилләштерә, эш алымнарын баетырга ярдәм итә
16 сентябрь көнне Эзмә мәктәбендә Саба муниципаль районы ОПОПның әйдәп баручы белгече А.Р. Исхакова белән "Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау", "71-ТРЗ номерлы Законны үтәү", "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү", "Шәхси куркынычсызлык", "Финанс мошенниклыгы", "Урлау", "Экстремизм һәм терроризм" темалары буенча профилактик әңгәмә үткәрелде
15 сентябрь көнне Теләче районында "Мәктәпнең чисталык кубогы" республика экология конкурсының зона этабы узды. Эзмә мәктәбе командасы бу конкурста актив катнашты.
Уку елы башында беренче ата — аналар җыелышы-бөтен уку процессына тон бирә торган мөһим этап. Бу тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән танышу мөмкинлеге генә түгел, ә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру, планнар турында фикер алышу һәм сорауларга җавап бирү мөмкинлеге дә.
12 сентябрь көнне Олыяз балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булып узды, анда мөдир һәм тәрбиячеләр чыгыш ясады.
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә үзенчәлекле дата - террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачынып искә ала.
СВО гамәл зонасындагы солдатлар өчен гуманитар ярдәм бик зур әһәмияткә ия.
Элеккеге асфальт юлларны ремотлау буенча региональ программа нигезендә авылларыбыз юлларын төзекләндерү эшләре дәвам итә.