Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре 9 ноябрь көнне “Ак калфак” клуб берләшмәсенә йөрүче өлкәннәребез белән берлектә “ Минем бурычларым һәм хокукларым” дигән темага хокукый мәгълүмат сәгате уздырдылар.
Чарада Саба муниципаль районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнашты. Өлкәннәребезгә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, аларны төгәл үтәргә чакырдылар. Төрле уеннар,ребус, кроссвордлар аша аларның белемнәрен тикшерделәр. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
1 сентябрь көнне Эзмә мәдәният йортында " Исәнме мәктәп!”, исеме астында бәйрәм узды. Җәй айлары тиз узды, 1 сентябрьдә көтеп алынган Белем көненең килүе сизелми дә диярлек, күпләр өчен тантаналы була.1 сентябрьне нәкъ менә Белем көне дип саный башладылар, чөнки бу көнне уку елы мәктәпләрдә һәм башка уку-белем бирү учреждениеләрендә башлана. Белем көне-барлык укучылар, укучылар, студентлар, аларның ата-аналары, укытучылар һәм укытучылар, шулай ук укучыларга һәм студентларга хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык кешеләр өчен бәйрәм. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмә мәдәният йортында узган Белем көненә багышланган бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар, музыкаль бизәлеш бирделәр.
18 август көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Китап белән сәяхәт " дигән темага экскурсия оештырдылар. Җәйге укулар балаларда китапка карата кызыксыну уяталар, уку мәдәниятенә тартылалар, балалар фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр. Ял вакытында балалар белән балалар басмаларына күзәтү үткәрелде, кыскача гына балалар язучылары һәм әкиятләре турында сөйләделәр. Табигатьтә балалар бик теләп тылсымлы әкиятләрнең, балалар китапларының һәм журналларының гаҗәеп битләрен карадылар. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.
Өтернәс һәм Пүкәл авыллары арасында юл-төзекләндерү эшләре бара
Тау чаңгысы комплексында электр-монтаж эшләре бара
Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле.30 июль – Халыкара дуслык көне буларак билгеләп үтелә.Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсендә “Дуслык белән көчле без” дигән исем астында тематик сәгать уздырылды.Укучыларга “Дуслык – тормыш бизәге” дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шигырь, хикәяләргә нигезләнеп укучылар дуслык турында фикерләрен кәгазь битенә төшереп махсус плакатка беркеттеләр.Әзер сүзләрдән дуслыкка багышланган мәкальләр төзеделәр, кроссворд, ребуслар чиштеләр.
«01» июль көнне Эзмә мәдәният йорты ишегалдында балалар өчен файдалы ял итү максатыннан Саба район балалар китапханәсе «Жәйге китапханә» дип исемләнгән чын балалар бәйрәме оештырдылар. Башта төрле әкият персонажларыннан балалар өчен матур, кызыклы тамаша күрсәтелде. Чара барышында викториналар, мастер-класслар, фокуслар, төрле уеннар, флешмоб булды, аларда балалар бик телэп катнаштылар. Чара ахырында барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.
Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.