Явлаштау авыл җирлеге район Сабантуенда бизәлгән җигүле атлар бәйгесендә катнашты.
9 июньдә Явлаштау авыл җирлегендә татар милли бәйрәме- Сабантуе булып узды. Бәйрәм Сәйдәш бию-театрының прологы белән башланды. Бәйрәмне Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы ачып җибәрде , Явлаштау авылы мәчете имам-хатыйбы Галимҗанов Инсаф Илшат улы чыгыш ясады, алып баручы Рамил Шәрәфиев азан укыды, шулай ук барлык халыкны «Акташ» ҖЧҖ генераль директоры Әхмәтов Газинур Абдулла улы, «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Явлаштау» бригадасы идарәчесе Фазлыев А.К . һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х . котлады. ,Бәйрәмдә «Сәйдәш» бию театры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле , Татарстан Республикасының атказанган артисты Динар Бәдретдинов катнашуындагы -«Эллуки» курайчылар ансамбеле,Анастасия Макарова, «Ямьле» төркеме, Азат һәм Алсу Фазлыевлар,Марат Яруллин һәм Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясады . Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова, Рәдиф Әхмәдиев һәм Рамил Шәрәфиев алып барды.Сабантуйның үзенчәлеге – татар хедлайнерлары һәм флайбордчылар чыгышы булды
Кунакларга тәмле пылау, кайнар коймак һәм милли ризыклар белән чәй тәкъдим ителде. Балалар өчен бушлай аттракционнар һәм аниматорлар эшләде. Бәйрәм бик яхшы концерт программасы , кызыклы уеннар һәм зур бүләкләр белән бер сулышта узды. Әхмәтов Газинур Абдулла улына югары дәрәҗәдә Сабантуй оештырган өчен һәм барлык спонсорларга бүләкләр өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Явлаштау авылында мөселман командалары арасында мини-футбол буенча Республика турниры узды.Ярышта Казан, Арча, Кукмара, Теләче , Б.Сабасы һәм Явлаштау авылыннан командалар катнашты. Нык һәм матур уеннардан соң 1 урынны Явлаштау командасы алды, 2 урынны Б.СабАсы командасы алды, 3 урынны Кукмара командасы алды. Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз.
24 майда Явлаштау мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Бу истәлекле көн белән «Саба таннары» газетасының баш мөхәррире Исмәгыйлев Рөстәм Габдерәүф улы , район мәгариф бүлеге методисты Әхәтова Алсу Рәсим кызы , Саба» ҖЧҖ Явлаштау бригадасы идарәчесе Фазлыев Алмаз Камил улы һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы котладылар. Быел 11 сыйныфны 4 укучы, ә 9 сыйныфны 8 укучы тәмамлый. Аларга укуда һәм тормышта алга таба да уңышлар телибез.
Явлаштау авыл җирлегендә куркыныч агачларны кисү буенча эшләр башкарылган
Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2011 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында мини-футбол буенча турнир узды. 1 урынны Икшермә кадет мәктәбе командасы, 2 урынны Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы,3 урынны Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды.
Явлаштау мәдәният йортында авылыбыз үзешчәннәре һәм Явлаштауда туып үскән,белем алган һәм хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларыбыз катнашында “Мин бит авыл баласы “ дип исемләнгән зур концерт булып узды. Җырлы-биюле, матур хәтирәләрне яңарткан әлеге концерт барлык тамаша күңеленә дә хуш килде. Концертны оештыручыларга ,барлык катнашучыларга иҗади уңышлар телибез.
Авылыбыз мәдәният йорты сәхнәсендә Явлаштау урта мәктәбе “Матур эшләребез бар, якты теләгебез бар” дип исемләнгәг иҗат- отчет концертын тәкъдим итте. Җыр-биюләр белән үрелеп барган бу тамаша барлык тамашачыга бик ошады. Һәр катнашкан укучыга, аларны әзерләүчеләргә уңышлар телибез.
Явлаштау мәдәният йортында ир-атлар арасында бильярд буенча турнир узды. Беренче урынны Галиев Рөстәм Х.,икенче урынны Газизянов Ильяс С., ә өченче урынны Газизуллин Айназ М.яулады. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә агачлар утыртылды.