ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл жирлегендә Боек Җиңүнең 74-еллыгына бәйрәм чаралары  8 май конне үтте.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

        Явлаштау авыл җирлегендә     21 апрель конне укучыларның иҗади отчет концерты булды.

Бәйрәм чарасы  җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең чыгышы белән башланып китте. Алар җирле үзидарә органнарының тарихы, башкарылган эшләр, алда торган  планнар белән таныштырдылар. Бәйрәм чарасын Явлаштау урта мәктәбе укучыларының  концерт программасы дәвам иттте. Концертны әзерләүче, хореография укытучысы Рахимуллина Чулпан һәм мәктәпнең иҗади группасы. Чыгышларның күп өлеше халык һәм заман биюләреннән торды. Тамашачылар, әти-әниләр балаларның чыгышын яратып карадылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

    Явлаштау авыл җирлегендә ирләре Боек Ватан сугышында катнашкан тол әбиләргә Боек Җиңүнең 74 еллыгына бүләкләр тапшырылды.   Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Р.Х.Нуриев, Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Загидуллин Татарстан Республика Президенты исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

    12 апрель конне бер торкем пенсионерлар Казанга экскурсиягә барып кайттылар.   Алар “Кәнәфер” фольклор ансамблендә катнашалар, буш вакытларын бергә уздыралар. Мәдәният йортында торле чаралар үткәрәләр, кызыклы шогыльләре белән уртаклашалар.   Республикасы башкаласына сәфәр бик кызыклы һәм файдалы үтте.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

        6 апрель конне  Явлаштау авыл җирлеге үзечшәннәре    Олыяз авылында зур концерт белән чыгыш ясадылар.   Концерт программасы кызыклы итеп тозелгән иде. Олыяз авылы тамашачылары  чыгышларны җылы кабул иттеләр, колделәр, моңландылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 март көнне Явлаштау авыл  мәдәният йортында яшьләр тарафыннан М. Гыйләҗевның "Казан егетләре" спектакле куелды. Спектакльне авылыбыз тамашачысы бик җылы кабул итте. Тулы заллар, көчле алкышлар шуны дәлилләде. Авылыбызның "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче уңган ханымнары спектакльдә катнашучы егетләргә чиккән кулъяулыклар, кызларга чиккән алъяпкычлар бүләк иттеләр. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2 апрель көнне Явлаштау мәдәният йортында Явлаштау, Шәмәрдән, Иштуган, Курсабаш, Шекше, Мишә, Эзмә, Олыяз авыл мәдәният йортлары, Серде, Түбән Отарка, Мичәнбаш, Кырбаш, Өтернәс, Пүкәл, Иләбәр авыл клублары өчен «ел гаиләсе-2019» смотр - конкурсының зона этабы булып узды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы чоры, сугышта катнашкан фронтовиклар турындагы мәгълүмәтләрне тулыландыру буенча эш алып барыла.   Эзләну группаларында укучылар, җәмәгатҗ оешмалары, учреңдение хезмәткәрләре катнаша.  Безнең арада инде сугыш ветераннары калмады.   Шуңа да балачаклары сугыш елларына туры килгән тыл ветераннарының истәлекләре кадерле.  Безнең биләмәдән 297 кеше сугышка киткән, 175 кеше халәк булган, шуларныә 71-е хәбәрсез югалган.

               Явлаштау авыл җирлегндә туып үскән сугыш ветераннары турындагы мәглүмәтне, фотоматреиалларны Явлашау авыл җирлеге электрон адресына җибәрүегезне сорыйбыз.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хатын-кызлар авыл-җирлеге тормышында  моһим урын алып торалар.  Алар торле өлкәләрдә үзләре башкара торган хезмәтнең остасы дәрәҗәсенә ирештеләр. Бүген мәктәптә, балалар бакчаларында әниләр, әбиләр балаларыннан, оныкларыннан котлаулар кабул иттеләр. Бер торкем яш әниләр иртәгә район бәйрәм чараларында катнашалар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

         Россия Армиясенең тарихы һәр гаиләнең тарихы белән бәйле, чонки 18 яше тулган һәр егет Армия сафларында хезмәт итәргә тиеш.  Явлаштау мәдәният йортында үткәрелгән кичәгә Афганистанда  хезмәт итүчеләр, Боек Ватан сугышында катнашучыларның балалары, Армиядә хезмәт итучеләрнең эти-энилэре чакырылды. Боек Ватан сугышына Явлаштау авыл җирлегеннән  оч йоздән артык кеше китә, шулар арасыннан 168 кеше Ватанны саклап һәлак була.   Кичәдә  афганчыларның,  Боек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләре, аларга багышланган язмалар укылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International