Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча хезмәт коллективлары, авыл җирлекләренең ир-атлар командалары арасында 2019 ел Чемпионатның зона уеннары тәмамланды.
23 июнь көнне Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Канәфер" фольклор ансамбле Казан Сабан туенда чыгыш ясады.
Явлаштау урта мәктәбе каршында оешкан “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар өчен көн саен төрле кызыклы чаралар, конкурслар, экскурсияләр уздырыла. Укучылар бирегә бик теләп йөриләр.
Гражданнарның үзара салым акчасына Явлаштау авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше төгәлләнде. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды. Барлыгы Явлаштау авылында 172 метр, Мишәбаш авылында 131 метр юлга таш җәелде.
8 июнь көнне Явлаштау авыл җирлегендә гөрләп Сабантуй бәйрәме үтте. Сабантуй үткәрелә торган яшел аланга бик күп халык җыелды. Җылы кояшлы көн күңелләрне күтәрде. Авыл кешеләре өчен сабантуй гади бәйрәм генә түгел. Монда классташлар, яшьтәшләр, күрше авыл кешеләре, туганнар очраша. Халык барлык уеннарда актив катнашты. Сабантуйның абсорлют батыры булып Гилметдинов Айдар калды.
Явлаштау авыл җирлегендә көндәлек Сабантуй бәйрәмнәренә әзерлек эшләре алып барыла. Шул уңайдан җирлек территориясе чистартыла, печәннәр чабыла, Сабантуй мәйданы төзекләндерелә. Бәйрәм рухы кертеп Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында традицион рәвештә бирнәләр җыю оештырылды. Халык үз чиратында дөньялар имин булсын, игеннәр мул булсын, тәннәрдә сәләматлек булсын дип теләкләр теләде!
25 май көнне Явлаштау урта мәктәбендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 3 укучы өчен Соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмдә катнашкан һәркем аларга уңышлар һәм бәхетеле киләчәк теләде.
Явлаштау авыл җирлегендә “Мир” телевизион каналы журналистлары татарча туй тошереп киттеләр. Күренешләрдә Шекше, Явлаштау, Шытсу фолклор торкемнәр, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, барлык җирлекләрнең мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. “Любовь без границ” твапшыруы алып баручылары Евгения Родионова `һәм Григорий Полищук сүзләренә караганда, иң күңелле туй Татарстан Республикасында, Саба районы Явлаштау авылында үткән.
Егетләрнең гармун белән башкарган дәртле җырлары, кунакчыл халык, бизәлгән атлар, милли киемнәр, күңел җылысын биреп әзерләгән туй ризыклары, шуларга өстәп, гаиләнең ныклыгын саклауга юнәлтелгән традицияләр.
Тиздән “Мир” телевизион каналының “Любовь без границ” тапшыруында Явлаштау авылында үткән туйны күрсәтүне котәбез.
"Мәктәптә футбол" фестивале кысаларында футбол буенча тренер Фазылов И.И. 1 класс укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән мастер- класс үткәрде.
Явлаштау урта мәктәбе укучылары командасы Саба КВН командалары арасында ярышты. Әлеге “Текәләр” дип аталган команда беренче урынга лаек булды, Казанда узачак финалга узды.