30 нчы август көнне без Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәбез. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, «Безнең кече Ватаныбыз — Татарстан» дип аталган туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чара барышында Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре — Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Балалар туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар, аның барышында Татарстанның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, танылган шагыйрь һәм язучыларның исемнәрен искә алдылар, туган якны өйрәнү өлкәсендә булган белемнәрен тулыландырдылар.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында ашлык эшкәртү эшләре бара
Мишәбаш авылында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эшләре бара.
Явлаштау авыл җирлеге Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында муниципаль берәмлекне социаль-икътисадый үстерүдә ирешкән уңышлары өчен Диплом белән бүләкләнә
26 августта Явлаштау авыл җирлегенең гражданнар җыены булды.Җыенда 2024 елның 8 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгыш ясады.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә бөртеклеләр җыю эшләре бара
24 августта Мишәбаш кубогына футбол буенча турнир булды. Турнирда Саба һәм Кукмара районнары командалары катнашты . Матур һәм киеренке уеннардан соң Саба районының Юлбат командасы җиңүче булды. Кукмара районының Камышлы һәм Зур Кукмара командалары призер булды
Саба" ҖЧҖенең "Явлаштау" бригадасында терлекчелек фермаларына керү юлларын ремонтлау дәвам итә.
"Әхәтов" КФХсында 130 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы төзелеше төгәлләнде
Футбол буенча "Явлаштау" командасы 2024 елгы Мөхәммәтшин кубогы плей-офф уеннары кысаларында Кукмараның "Степан Разин" командасы белән уйнады.