Мишә авыл җирлегендә ел саен Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә чаңгы ярышлары узды
Мишә авыл җирлегенең «САБАБАШ» волейбол командасы 2026 елгы сезонда авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша. Аларга уңышлар телик!
Лесхоз бистәсенең «Урман» волейбол командасы 2026 елгы сезонда Саба муниципаль районының авыл җирлекләрендәге ирләр командалары арасында волейбол буенча чемпионатында катнаша. Аларга уңышлар телик!
Мишә җирлегенең гүзәл затлары 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концертта булды.
Һәр ял саен Мишә авыл җирлегендә урамнар арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар уза. Спартакиада бу елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Ярышларда берничә урамнан торган 7 команда катнаша. Бүгенге көндә чаңгы ярышлары, киез итекле волейбол, дартс, шашка, шахмат, ату, кул корәше ярышлары булды. Командалар актив катнаша. Бистә администрациясе һәр уеннан соң җиңүчеләрне грамота һәм акчалата приз белән бүләкли. Мишә авыл җирлеге урамнары арасындагы Спартакиада безнең һәм халык өчен традициягә әверелде.
8 март көнне Сабабаш авыл клубында халыкара хатын-кызлар көненә ир-атлар гына катнашында бәйрәм концерты узды.
7 мартта Лесхоз мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Бәхет канатларында" концерт программасы булып узды
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 03 март көнне Сабабаш авыл клубында «Әнием өчен открытка» дигән мастер-класс узды.
28 февральдә Байлар Сабасында «Чана Fest» креатив чаналар фестивале старт алды
Һәр ял саен Мишә авыл җирлегендә урамнар арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар уза. Спартакиада бу елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Ярышларда берничә урамнан торган 7 команда катнаша. Бүгенге көндә чаңгы ярышлары, киез итекле волейбол. Командалар актив катнаша. Бистә администрациясе һәр уеннан соң җиңүчеләрне грамота һәм акчалата приз белән бүләкли. Мишә авыл җирлеге урамнары арасындагы Спартакиада безнең һәм халык өчен традициягә әверелде.