25 нче ноябрь көнне Шекше авыл җирлеге әниләре Саба мәдәният йортында «Әниләр көне» бәйрәмендә
Сәрдә “Акчарлак” балалар бакчасында Әниләр бәйрәме
Шекше “Акчарлак” балалар бакчасының иҗат-отчет концерты
Сәрдә авылында мобиль элемтәнең база станциясе эшли башлады
Сәрдә авылында яшәуче Вәлиева Хәйриҗамал Шәймәрдән кызына 90 яшь
Чарада Шекше, Сәрдә мәктәбендә укыткан ветеран һәм яшь укытучылар, хәзерге көндә белем бирүче остазлар, гомумән, мәктәпкә бәйле булучы мөгаллимнәр катнашты. Бәйрәм чәй табыны артында күңелле аралашу, хатирәләрне яңарту һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
14 октябрь көнне Курсабаш авылы мәдәният йортында "Милләт яме- йола, бәйрәмнәрдә" дип исемләнгән районкуләм фестиваль узды. Шекше авыл җирлеге артистлары "Кыз сорау" йоласын күрсәтте.
5 октябрь көнне Шекше авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Чара Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре чыгышы белән әверелеп барды.
4 октябрьдә Арча шәһәренең район мәдәният йортында "Безнең йорт-Татарстан» республика фестивале булды. «Иделләре-күлләре» татар халык җыры белән «Халыкчан» номинациясендә Шекше авыл мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы катнашты, ә сольный номер белән Фирдәүсә Нәзирова «Ямьле Мишә буйлары» татар халык җырын башкарды. Катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.