Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Саба районы якташлары җәмгыяте һәм Саба районы Мәдәният бүлеге теләктәшлеге белән бик матур истәлекле бәйрәмчә очрашу уздырылды. Анда Шекше авылының "Зиләйлүк" фольклор коллективы да катнашып, халкыбызның моңлы һәм дәртле җыр- биюләрен тәкъдим итте, тарихи һәм "Бал бәйрәме"нә багышланган тематик күргәзмә эшләде
Сәрдә авыл клубында "Күңел яшь чакта" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Бу бәйрәм лаеклы, зирәк, хөрмәтле - Өлкәннәребезгә багышланды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар уеннарда катнаштылар, төрле темаларга аралаштылар, яшьлек хатирәләрен искә алдылар, гармун һәм тальян көйләренә халык җырларын башкардылар.
Шекше авыл җирлегенең “Сокол” хоккей командасына 50 ел
Шекше авылында үзара салым акчасына күпер төзү эше тәмам
Бал бәйрәмендә балалар өчен уеннар оештырылды
“Пчелотуй-2023” тә яшьләр өчен волейбол уены оештырылды
Бал бәйрәмендә Шекше авыл мәдәният йортыннан кызыклы мастер класслар
Шекше авыл җирлегендә «Пчелотуй-2023»