25 май көнне Шекше төп мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Шекше мәктәбен 13 укучы тәмамлап чыкты.
18нче май көнне Саба район мәдәният йортында "Ел гаиләсе-2019" район бәйгесенең финалы узды. Әлеге чарада зона бәйгеләрендә катнашып җиңүгә ирешкән иң яхшы гаиләләр тәбрикләнде. Алар арасында Шекше авыл җирелегннән дә ике гаилә бар. Шекшедән Хөсәеновлар "Спорт сөюче гаилә" номинациясендә җиңү яуласа, Алан-Елга авылында 50 ел парлы тигез гомер кичергән Нәзировларга "Ихтирамга лаек гаилә" исеме бирелде.
Шекше авылында яшәүче Махмутов Рашат хуҗалыгында Шекше авыл җирлеге белән берлектә янгын сүндерү техникасы сафка бастырылды. Су сыйдырышлыгы 3,2 тонна.
8 май көнне Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм Шекше төп мәктәбе коллективы белән берлектә “Дәхшәтле сугыш еллары геройлары” дип исемләнгән митинг-концерт оештырды. Әлеге чарага авыл халкы чакырылды. Район хакимияте вәкиле М.М. Багманов һәм Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хәйртдинов Бөек Җиңү көне белән тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Митингта сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнар һәм Берлингача барып җитеп җиңү язын каршылаган ветераннарыбыз искә алынды, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары хөрмәтләнде.
4нче май көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре укучы балаларны “Җиңүле яз!” акциясенә алып чыкты. Әлеге чара барышында Алан-Елга һәм Шекше авылларында яшәүче тыл ветераннарына ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның Бөек Җиңү көне белән тәбрикләү открыткалары һәм балалар кулы белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Әлеге акция инде берничә ел рәттән оештырыла, өлкәннәр балаларның килүен ел саен көтеп ала, алар истәлекләре белән уртаклаша һәм сугыш афәтенең башкача кабатланмавын тели.
Шекше авыл җирлеге шимбә көнне, Казан шәһәрендә, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
Шекше авылында яңа күпер эшләнә башланды. Төзелеш эшен «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» җәмгыяте башкара.
Шекше авыл җирлегенең Сәрдә авылында яшәүче Самигуллин Миннесабир Шарифулла улына 90 яшь. Юбилярга бүләкләрне Саба муниципаль башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Каримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин тапшырдылар.
3 апрель көнне Шекше һәм Алан-Елга авылында яшәүчеләр Казан шәһәренә “Татарстан- Яңа гасыр” каналына “Башваткыч” уенында катнашырга бардылар. “Башваткыч” уенында Шекше төп гомум бирү мәктәбе укытучысы Гарипова Алсу Рәшит кызы, “Акчарлак” балалар бакчасы тәрбиячесе Таҗиева Ландыш Алимас кызы, Шекше мәдәният йорты мөдире Хисматова Ләйсән Азат кызы катнашты. Уенда катнашучылар өчен туганнары, иптәшләре, хезмәттәшләре һәм авылдашлары җан аттылар. “Башваткыч” уенының җиңүчесе Хисматова Л.А. кызы.