Шекше авыл җирлегенең Шекше мәдәният йортында эшләп килүче “Нур” театр коллективы 8 март бәйрәмнәрендә халыкка “Су буе Хәмидулла” исемле спектаклен тәкъдим итте. Спектакль 6 март көнне Шекше һәм 7 март көнне Сәрдә авылы клубларында күрсәтелде.
28 февраль көнне авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында хоккей буенча Саба районы Чемпионатының финал уеннары узды. Сезон нәтиҗәләре буенча Шекше авыл җирлегенең “Сокол” командасы 2 нче урынны яулады.
22 февраль көнне Шекше авыл җирлеге делегациясе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган тантаналы концерт карады.
21 февраль көнне Шекше авыл җирлеге командасы Лесхозда үткәрелгән чаңгы ярышында катнашты.
21 февраль көнне Шекше авыл җирлеге бозында хоккей буенча чираттагы район Чемпионаты уеннары узды.
14 февраль көнне Шекше авылында яшәүче Гайнанова Асия апага 90 яшь тулды. Юбилярны истәлекле дата белән Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р. Р. һәм «Игенче» ҖЧҖ директоры А.З. Зарипов котладылар.
12 февраль көнне Шекше бозында Саба районы мәктәп командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Турнир иганәчеләр Гыйбадуллин Н.Ф. һәм Яхин А. А. ярдәме белән уздырылды.
10 февраль көнне Шекше авыл җирлеге җыены булып узды. Җыен ZOOM линиясе аша туры эфирда трансляцияләнде.
Җирлекнең юлларын кардан чистарту ҖЧҖ «Игенче» көче белән расланган тарифлар буенча килешү нигезендә башкарыла.
Соңгы елларда җирлектә халыкның үзмәшгульлеге уңышлы үсә. Җирлектә үзмәшгуль гражданнар саны 26га җитте. Үзмәшгуль гражданнарның эшчәнлегеннән салымнар җирлек бюджетына керә. Короновирус инфекциясе белән бәйле рәвештә, дәүләт тарафыннан узган ел өчен түләгән салымнар, үзмәшгуль гражданнарга компенсация сыйфатында кире кайтарылды.