ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2026 ел
дүшәмбе

2 август көнне Тимершык авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән берлектә «Түбән очта кунакта» урам бәйрәме үткәрделәр. Чара авылдашлар, туганнар һәм якташлар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, шулай ук авыл традицияләрен саклау һәм популярлаштыру максатында оештырылды. Бәйрәм программасында халык җырлары яңгырады, традицион халык уеннары оештырылды,  капчык киеп йөгерү, таяк тартышу һәм башкалар. Олылар да, балалар да бик теләп катнашты: уеннарда җиңүчеләр истәлекле призлар алды, барлык катнашучылар да сыйланды. Бәйрәм авыл җәмәгатьчелегенең бердәмлеген ачык күрсәтте һәм халыкка формаль булмаган шартларда бер-берсе белән аралашу өчен менә дигән мөмкинлек бирде.

Кич белән бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Шекше, Түбән Шытсу, Елыш авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренә балаларга мастер-класс үткәргәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

29
июль, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 25 июлендә Кызыл-Мишә авылында «Авыл көне»бәйрәме узды. Бәйрәм авылның гөреф-гадәтләрен истә тотып, тарихи үзенчәлекләрне исәпкә алып оештырылды.  Авылдашлар, кунаклар, дуслар, күршеләр күптән көтелгән бәйрәмгә туган якларына җыелдылар. Бу бәйрәм авыл халкы, кайткан кунаклар өчен җылы очрашу булды. Мәйдан уртасында традицион рәвештә уеннар, конкурслар, җыр-биюләр гөрләп торды. Теләге булган һәркем бердәм рәвештә катнашты, ә тамашачылар бу вакытта алкышлар белән актив рәвештә ярдәм иттеләр. Авыл көне, авылның актив гражданнары, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, иганәченләрнең тырышлыгы белән үткәрелде.   

        

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегендә тирә якны төзекләндерү эшләре ел дәвамында алып барыла. Тимершык авылы Ленин урамында юллар төзекләнде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Безнең табигатьнең иң матуры – чәчәкләр.  Бу искиткеч матур үсемлек күзләрне иркәли, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бирә. Алар безне иртә яздан караңгы көзгә кадәр куандыра. Җәйге чорда җирлектә яшәп килүче шәхси хуҗалыклар үз территорияләрендә ярыша-ярыша чәчәкләр устереп үз тырышлыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Җәй-авыл халкы өчен эссе чор. Кырларда эш күп: терлек азыгы әзерләү, бөртеклеләр җыю. Район кырларында бөртекле культураларны чаптыру башланды. Авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күп кенә оештыру факторларына бәйле. Бөртеклеләрне күпләп җыю алар өлгергән саен башланачак. «Саба» ҖЧҖенең «Мичан» филиалы хезмәткәрләре, ныклап әзерләнеп, бөртекле культуралар җыюга керештеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

22
июль, 2026 ел
чәршәмбе

Территорияне төзекләндерү – яшәү, эшләү һәм ял итү өчен пространствоны уңайлы, куркынычсыз һәм күңелле итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы ул. Гади итеп әйткәндә, бу гадәти мәйданчыкны, урамны яки ишегалдын уңайлы мохиткә әйләндерә торган әйберләр.

Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып  җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

18 июль көнне Сабай авылында авылдашларын көтеп алган «Шушы яктан безнең тамырлар» дип исемләнгән очрашуын оештырдылар. Якташлар очрашуына кайчандыр биредә яшәгән һәм бүгенге көнгә кадәр авылдашларына булган мәхәббәтен саклап калуны дәвам иткән кешеләр җыелды. Бу очрашудан барысы да уңай эмоцияләр һәм яңа очрашуга өмет алдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

15
июль, 2026 ел
чәршәмбе

Тимершык авыл җирлегенә кергән Тимершык авылының Ленин, Габбас урамнарында  узара салым республика программасы буенча каты өслекле юл төзү эшләре башкарылды. Эшне сыйфатлы итеп “Рамазан” ҖЧҖ эшчеләре башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

«Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары Тимершык авыл җирлеге территориясендә җәмәгать территорияләренең һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен дәвам итәлэр.Үлән чабу җәй дәвамында берничә тапкыр даими узачак.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

6
июль, 2026 ел
дүшәмбе

Кызыл-Мишә авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Яруллина Луиза Хәким кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз. Яруллина Луиза Хәким кызы 1931 елның 1 июлендә Саба районы, Кызыл-Мишә авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.1939 елда Кызыл-Мишә башлангыч мәктәбенә 1 класска укырга кереп, Бөек Ватан сугышы барган авыр чорда укып, 1943 елда дүртенче классны тәмамлый. Шул ук елны Тимершык җидееллык мәктәбенең бишенче классына укырга керә һәм 1946 елда җиденче классны тәмамлый.1944-1945 елларда, ягъни сугыш вакытында тылда хезмәт куя - җәйге урак чорында колхозда кырчылык бригадиры ярдәмчесе булып эшли.1946-1950 елларда Арча педагогия училищесында укып, укытучы һөнәрен ала һәм Тимершык җидееллык мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1952-1958 елларда читтән торып Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Луиза Хәким кызы авылыбызда югары белемгә ия беренче кеше була.1956 елда авылдашына кияүгә чыга һәм аның белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Шул елдан башлап 1983 елга кадәр Тимершык урта мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты фәненнән, тарихтан белем бирә. Бүгенге көндә 8 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Бүген ул туган авылында килене белән гомер кичерә.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International