Һәр халыкның үз милли бәйрәмнәре бар. Бу бәйрәмнәрнең күбесе борынгы заманнарда – берничә гасыр элек барлыкка килгән. Безнең тормышыбызда барысы да үзгәрә: әйберләр, шәһәрләр, авыллар, һөнәрләр, кием, табигать, әмма халык бәйрәмнәре генә үзгәрми, алар кешеләр яшәгәндә дә яши. Милли бәйрәмнәр халыкның җаны һәм йөрәге бәйрәмнәре. Бездә - «Бирнә җыю»традицион татар бәйрәме. 31 май көнне Тимершык авыл җирлеге территориясендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен "Бирнә җыю" татар милли йоласын оештырды. Балалар һәм өлкәннәр милли костюмнар, калфаклар һәм түбәтәйләр кигәннәр, бу авылдашларыбызны сөендерә иде! Татар милли җырларын җырлап, биюләре белән авыл урамнары буйлап йөрдек, әби - бабаларыбызны һәм әти-әниләребезне яшьлекләренә кайтардык!
Тимершык авыл җирлегендә авыл урамнарын грейдер белән тигезләү эшләре алып барылды.
Тимершык авыл җирлегендә Кызыл -Мишә авылының Пионер урамы буенча региональ әһәмияттәге асфальт юл ремонтланды. Эшне "Татавтодор" ҖЧҖ башкарды.
Тимершык авыл җирлегендә Шәмәрдән МПП ТКХ ААҖ гаризалар нигезендә су белән тәэмин итү системасын ремонтлый. Алар үз эшләрен вакытында һәм төгәллек белән башкаралар. Әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.
Бөек Ватан сугышында 80 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә, Тимершык авыл җирлегендәге сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә бәйрәм митингы үткәрелде. Укучылар, авыл халкы мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү Көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район җитәкчелеге тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге Башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улы, Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият Фондының Татарстан Республикасы буенча Саба бүлеге җитәкчесе Марат Мөхтәсимов һәм Юнармия хәрәкәте вәкилләре катнашты.
Тимершык авыл җирлегендә Кызыл -Мишә авылының Пионер урамы буенча региональ әһәмияттәге каты өслекле юл төзелә. Эшне "Татавтодор" ҖЧҖ башкара.
Тимершык авыл җирлегендә зират территориясендә агачлар кисү, куаклардан чистарту, зират территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.