Төбәк авылында Ленин урамы, 63 йорт адресы буенча "Авыл җирлеге территорияләрен комплекслы үстерү" программасы кысаларында 80/20 йорт төзелә башлады. Эшне ИП Нәбиуллин И.Ф. оешмасы башкара. Бүгенге көндә йортка нигез салына. Әлеге программа авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең торак шартларын яхшырту өчен каралган.
Олы Кибәче авыл клубында Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары һәм әти-әниләре катнашында "Гаилә бәхете- балада" дип исемләнгән концерт булды. Чара Гаилә елы уңаеннан оештырылган иде. Чарада катнашучыларның чыгышлары бик матур һәм эчтәлекле иде. Тамашачылар "артистлар"ны аягүрә басып алкышладылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасы өчен маскировка челтәре үрү эшләре бара.
Олы Кибәче урта мәктәбенең 10-11 класс укучылары Казан шәһәрендә КФУда профориентацион очрашуда булып кайттылар. Анда югары уку йорты укучылары белән очрашу, әңгәмәләр һәм мастер-класслар оештырылган иде. Укучылар сәяхәттән кәнәгать булып кайттылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында, Олы Кибәче авыл җирлегенең бюджет оешмалары эшчеләре һәм урта мәктәп укучылары чисталык өмәсенә чыктылар.
Олы Кибәче авыл җирлегенең инвалид оешмасы җитәкчесе Ф.Ф. Гәрәевага 70 яшь тулды. Шул уңайдан район ветераннар һәм инвалидлар оешмаларының җитәкчеләре аны күркәм юбилее белән тәбрикләргә килделәр. Флүзә Фәһим кызына ныклы саулык, бәхет, муллык һәм алга таба да эшендә уңышлар телибез!
Кече Кибәче авылы мәчетендә Гайнетдиновлар гаиләләре ифтар мәҗлесе оештырдылар. Бу мәҗлестә шулай ук Икшермәнең "Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар да килгән иде.
Төбәк авылы мәчетендә Ифтар ашы уздырылды. Ифтарда катнашучылар Имам Илсур хәзрәтнең эчтәлекле вәгазьләрен, Коръән сүрәләрен тыңладылар. Бергәләшеп Ахшам намазы укыдылар, соңыннан тәм-томнар белән сыйландылар.
Төбәк авылы мәчетендә Шәяхмәтовлар гаиләсе, Гаилә елына карата, гаиләләр өчен ифтар мәҗлесе оештырды.
"Саба" ҖЧҖ җитәкчелеге Олы Кибәче авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырды.