1 сентябрь көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә Белем бәйрәме булды. Бу уку елында 1 сыйныфка 10 бала укырга керде, мәктәптә барлыгы 103 бала укыячак.
Узган атнада Олы Кибәче авыл җирлегендә ике яшь гаилә барлыкка килде: Кече Кибәчедә Инсаф һәм Динә Солтановлар гаиләсе, Олы Кибәчедә Илнар һәм Айсинә Сабировлар гаиләсе. Яшь парларга бәхетле, озын, тигез тормыш телибез!
Олы Кибәче авыл җирлегенең иген кырларында, катлаулы һава торышына карамастан, урып-җыю эшләре бара. Бөртеклеләрдән 1 гектарга арыш- 21,8 ц, арпа- 36,1 ц, бодай -23,1 ц уңыш җыйнала. Игенчеләребезгә авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез!
12 август көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә яңа уку елына әзерлекне кабул итү буенча комиссия эшләде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасына төзү эшләре бара. Олы Кибәчедә- авыл зиратына койма тотыла, Төбәктә - җәяүле басма салына, Кече Кибәчедә Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап һәйкәл төзелә.
27 июль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә, театр елы уңаеннан, якташыбыз, Яр Чаллы драма театры актеры, ТР атказанган артисты Илфат Мансур улы Әскәров белән очрашу булды. Очрашуда И.Әскәровның туганнары, укытучылары, классташлары, авылдашлары катнашты.
20 июль көнне Олы Кибәче авыл җирлеге буенча "Чиста яр буе" акциясе булып узды. Барлык бюджет учреждениеләре эшчеләре актив катнашты.
9 июль көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы Р.Р. Харисов тарафыннан Олы Кибәче авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды.
29 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Яшьләр көне билгеләп үтелде.