22 декабрь көнне Төбәк авылында Кыш бабай һәм Кар кызы, урман җәнлекләре белән бергәләшеп, өйдән өйгә йөреп, Төбәк авыл халкын бәйрәм белән котладылар, аларга бүләкләр өләштеләр.
Кече Кибәче авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен арендага йорт төзү эшләре башланып китте. Төзелешне "ПМК-159" оешмасы башкара.
10 декабрь көнне, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Олы Кибәче авыл үзешчәннәре Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында концерт куеп кайттылар.
5 декабрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегеннән Гүзәл Шәрәфиева, Георгий Юзеев һәм Язилә Сөнгатуллина ТНВ да "Башваткыч" тапшыруында катнашып кайттылар. Аларга көч биреп җан атып утырырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре барды.
29 ноябрь көнне Олы Кибәче авыл клубында Саба үзәк хастаханәсе коллективы иҗат-отчет концерты белән чыгыш ясап китте. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышлар белән кабул итте. Хастаханә коллективына алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Олы Кибәче авыл җирлеге командасы мини-футбол буенча район чемпионатында катнашты һәм 4:0 исәбе белән Мамалай командасын отты. Егетләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Олы Кибәче авыл җирлегендә җирле юлларны төзекләндерү эшләре башкарылды.
18 ноябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегенең мәчеткә белем алырга йөрүче мөслимәләре Сабада "Мәдрәсә- белем чишмәсе" дип исемләнгән Ильяс Халиков концертында булып кайттылар.
10 ноябрь көнне, Олы Кибәче авылының "Фәнил" мәчетендә, сөекле пөйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.с нең туган көне хәрмәтенә, Мәүлид бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә Рәис хаҗи һәм Алмаз хәзрәт вәгазьләр сөйләделәр, Коръән аятьләре һәм намаз укылды. Бәйрәм табыны чәй эчү белән төгәлләнде.
8 ноябрь көнне Төбәк авылында 2020 елга үзара салым акчасы җыю һәм аны файдалану буенча халык җыены булып узды. Җыелган акчаны Төбәк авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл төзүгә тотарга дип хәл иттеләр. Җыеннан соң Төбәк авылы үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт куелды.