29 февраль көнне Олы Кибәче авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен «Якташларыбыз- Советлар Союзы Геройлары» дигән темага батырлык дәресе уздырылды. Әйе, һәр районның үз батырлары,каһарманнары бар. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Китапханәбездә узган батырлык дәресебездә районыбыз каһарманнары- Советлар Союзы Геройлары: Гали Закиров, Вәли Хазиев,Зәки Хабибуллин,Иван Башкировлар һәм аларның батырлыгы хакында белдек. Әлеге каһарманнар турында китаплардан һәм аларның портретларыннан торган күргәзмә дә куелды.
22 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә ,ТАССРның 100 еллыгына багышлап, авыл җирлеге кубогына волейбол ярышы булып узды. Ярышта барлыгы 4 команда катнашты һәм кубокка Кече Кибәче командасы ия булды. 2 урын- Олы Кибәче, 3 урын- мәктәп командаларына бирелде. Катнашучылырга киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!
22 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә, традицион рәвештә Ватанны саклаучылар көненә багышлап, авыл җирлеге кубогына мини-футбол ярышы булып узды. Ярышта барлыгы 4 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урынны- Олы Кибәче, 2 урынны- Кече Кибәче, 3 урынны- Төбәк, 4 урынны- мәктәп командалары яулады.
15 февраль- Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел. Шул уңайдан Кече Кибәче авыл клубында (күчмә китап бирү пункты) клуб мөдире белән берлектә шигырь бәйгесе үткәрелде. М.Җәлилнең тормыш юлына багышлангаан күргәзмә куелып, күзәтү ясалды. Балалар викторина сорауларына да җааплар бирделәр.
7 февраль – ТРсы гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан Олы Кибәче авыл китапханәсендә, яшүсмерләр белән берлектә, ТАССР төзелүгә 100 ел һәм ТРсы гербы кабул ителү көненә багышланган “Белемлеләр- ТАССР тарихы битләрен барлый” дигән викторина уздырылды. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшләнде. Викторинада сорауларга иң күп дөрес һәм төгәл җаваплар биреп, Габдрахманов Фәнгиз җиңү яулады.
8 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә массакүләм "Россия чаңгы юллары-2020" чарасы узды. Чаңгы ярышында 135 кеше катнашты. Барлык яшь группаларында җиңүчеләр авыл җирлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
28 январь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсәләләр каралды:
1. Авыл җирлеге башлыгының 2019 елда җирлек буенча эшләнгән эшләргә хисабы.
2. Алдагы елда җыелышта яңгыраган сорауларның үтәлеше, гражданнарның сораулары, тәкъдимнәре.
3. Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев А. чыгышы.
4. Саба районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Хуҗин М.М.чыгышы.
5. Саба һәм Теләче районнары буенча пенсия бүлеге җитәкчесе Якупова Ф.Ш. чыгышы.
6. Саба һәм теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.
7. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. йомгаклау сүзе.
2020 елда ТАССР оешуга 100 ел тула. 23 гыйнвар көнне Төбәк авыл клубында (күчмә китап бирү пункты) уздырылган башваткыч уенында бер гасырлык тарихы булган Татарстаныбыз хакында сөйләштек. Китапханә мөдире Фатыхова Г. Татарстанның төрле өлкәләрен чагылдырган сораулардан торган кроссворд әзерләгән иде. Төбәк авыл клубы мөдире Хадиуллина Г. ,авыл үзешчәннәре белән берлектә, уенны матур җырлары белән ямьләндерде. Клуб мөдире белән берлектә уздырылган бу чарадан тамашачылар канәгать калды. Башваткыч уенында катнашучыларга китапханә мөдире райондашыбыз Г.Галимуллинаның китапларын бүләк итте.
Олы Кибәче авыл җирлеге биләмәсендә, юлларны тәртиптә тоту һәм янгын куркынычсызлыгы максатыннан, җирлек юллары һәм янгын гидрантлары даими рәвештә кардан чистартылып тора.
Кече Кибәче авылында арендага йорт төзү эшләре дәвам итә. Төзелешне ПМК-159 оешмасы алып бара.