ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә үзарар салым акчасына су кертү башланды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

12
май, 2020 ел
сишәмбе

9 май көнне "Сезгә,кадерлеләребез" акциясе кысаларында Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт абыйга Бөек Җиңү көне белән котлап бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

9 май көнне Олы Кибәче авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Илдәге коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Олы Кибәче авыл җирлегендә 65 яштән өлкән ялгыз кешеләргә волонтерлар ярдәм итә. Безнең җирлектә волонтер булып Гайнетдинова Айсинә, Хадиуллина Гөлфирә, Шәрәфиева Гүзәл эшли.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

4 апрельдә Олы Кибәче авыл җирлегендә, санитар чистарту икеайлыгы кысаларында, биләмәне чистарту буенча өмә уздырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

31
март, 2020 ел
сишәмбе

25 март көнне Олы Кибәчедә яшәүче Сафина Суфия Сафа кызына 95 яшь тулды. Ул Олы Кибәче авыл җирлегенең зур хөрмәткә лаек кешесе. Бу истәлекле дата белән аны котларга Саба муниципаль районы аппараты җитәкчесе М.Р. Кәримов, Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы М.М. Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, мәктәп директоры Р.Р. Габделхаева, профком рәисе Р.Г. Ильясова, аның укучылары, балалары, оныклары, туганнары килгән иде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

24
март, 2020 ел
сишәмбе

21 март- Бөтендөнья  шигърият   көне. Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә. Шул уңайдан Олы Кибәче авыл китапханәсендә әлеге теманы яктырткан күргәзмә әзерләнде. Китап укучыларга әлеге көн тарихы хакында мәгълүмат бирелде һәм  шагыйрьләребезнең шигырьләрен кычкырып уку  уздырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

17
март, 2020 ел
сишәмбе

15 март көнне Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәре, Олы Кибәче авыл клубы мөдире Айсинә Гәйнетдинова җитәкчелегендә, Теләче районы Иске Җөри мәдәният йортында, ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган концерт белән чыгыш ясап кайттылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

10
март, 2020 ел
сишәмбе

6 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырылды. Медаль тапшыруда "Татэнергосбыт"АҖ нең Саба филиалы җитәкчесе Р.Х. Галимҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

7 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан, ТАССР ның 100 еллыгына багышланган, хатын-кызлар арасында авыл җирлеге кубогына волейбол ярышлары булып узды. Ярышта 4 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә Кече Кибәче командасы кубокка ия булды, 2 урында -Мәктәп укучылары командасы, 3 урында Олы Кибәче командасы. Ә инде Төбәк кызлары берничә очкога гына калышып, 4 урынны алды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International