Олы Кибәче авыл җирлегендә Олы Кибәче авыл җирлеге Советының дүртенче чакырылыш беренче утырышы булды. Утырышта җирлекнең 7 депутаты катнашты, авыл җирлеге башлыгы, аның урынбасары, Саба муниципаль район Советына вәкил сайланды.
11-13 сентябрь көннәрендә Олы Кибәче авыл җирлегендә Татарстан республикасы Президентын һәм Олы Кибәче авыл җирлеге Советына депутатлар сайлаулары булып узды. Сайлауда 2 участок сайлау комиссиясе эшләде. Халык сайлауларда актив катнашты.
Балалар мәйданчыкларында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, мәйданчыкларга агач йомычкасы җәелде.
Олы Кибәче авыл җирлеге иген кырларында һәм ындыр табагында 2020 елның урып-җыю кампаниясе бөтен куәтенә эшли. Комбайнчылар һәм эшчеләр көнгә 2 тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр.
Корбан бәйрәме алдыннан Олы Кибәче авыл җирлеге зиратларында өмәләр оештырылды. Шәхси эшмәкәр Шәфиков Рифкат абый өмәчеләрне чәй һәм коймак белән сыйлады.
Олы Кибәче авыл җирлегендә обелискларны төзекләндерү һәм төзү эшләре бара. Эшләрне үзара салым акчасына "Сабинский РСУ" оешмасы башкара.
Төбәк авылы мәчете капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшләр халыктан җыелган акчага һәм "Саба" ҖЧҖ ярдәме белән башкарылды.
21 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Хөтер көненә багышлап "Хәтер шәме" акциясе узды.
13 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия суы" -"Чиста яр буе" акциясе булды. Акциядә җирлектәге барлык бюджет оешмалары эшчеләре актив катнашты.
6 июнь көнне район комиссиясе тарафыннан КФХ һәм үзләре эшкәртүче пай җирләрен кабул итү булды.