ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Төбәк авылында "Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү" программасы буенча йорт төзелеше бара.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Кече Кибәче авыл клубында Саба мәдәният йортының "Буыннар чылбыры" дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул иттеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Төбәк авылында 80/20 "Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү" программасы буенча йорт төзелеше дәвам итә. Төзелешне "Гафэль" җәмгыяте алып бара.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

12 декабрь көнне Төбәк авыл клубында Явлаштау авыл җирлеге үзешчәннәренең "Буыннар чылбыры" концерты булды. Концерт программасы бик эчтәлекле һәм бай иде, тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм Төбәк авыл клубы мөдире Хадиуллина Г.Р. коляскалы инвалид Шәнгәрәев Илшат янында булдылар. Илшат юл-транспорт фаҗигасыннан соң шундый хәлдә кала, ләкин авырлыкларга бирешми, инвалидлар арасында уздырылучы өстәл теннисы ярышларында актив катнаша.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Саба районы буенча мини-футбол ярышларының чемпионаты дәвам итә. 30 ноябрь көнне Кибәче-Сабантуй командалары очрашты һәм уен 8:1 исәбе белән төгәлләнде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Төбәк авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелә башлады. Төзелешне "Гафэль" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Мини-футбол буенча Саба районы чемпионаты башланып китте. 16 ноябрь көнне Кибәче-Юлбат командалары очрашты. Уен Кибәче командасының 5:3 исәбенә җиңүе белән тәмамаланды. Егетләребезне беренче җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Төбәк авылында 400 башка исәпләнгән яңа сыер абзары төзелеше дәвам итә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасына планлаштырган эшләр төгәлләнде. Җирлекнең барлык авылларында да Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл-обелисклар төзелде һәм яңартылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International