Олы Кибәче авыл җирлегендәге җирле әһәмияттәге юллар даими рәвештә кардан чистартылып тора
Алдагы көннәрдә яуган карлардан соң Олы Кибәче авыл җирлегендәге гидрантлар кардан чистартылды
3 январь көнне Төбәк авылында балалар өчен Чыршы бәйрәме оештырылды.
1 январь көнне Кече Кибәчедә Чыршы янында урамда уеннар оештырылды.
31 декабрь көнне Төбәктә Чыршы бәйрәме булды. Пандемия белән бәйле рәвештә, быел Яңа ел чаралары урамда узды, шуңа да карамастан халык рәхәтләнеп уеннарда катнашты.
22 декабрь көнне Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәре Тенеки авыл клубында "Буыннар чылбыры" концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Төбәк авылында "Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү" программасы буенча йорт төзелеше бара.
Кече Кибәче авыл клубында Саба мәдәният йортының "Буыннар чылбыры" дип исемләнгән иҗат-отчет концерты булды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул иттеләр.
Төбәк авылында 80/20 "Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү" программасы буенча йорт төзелеше дәвам итә. Төзелешне "Гафэль" җәмгыяте алып бара.
12 декабрь көнне Төбәк авыл клубында Явлаштау авыл җирлеге үзешчәннәренең "Буыннар чылбыры" концерты булды. Концерт программасы бик эчтәлекле һәм бай иде, тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмде.