16 февраль көнне Олы Кибәче авыл клубында сугышчы -интернационалистлар хөрмәтенә концерт куелды.
Олы Кибәче авылында яшәүче Камалова Сания Гасыйм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. котлады. Бәйрәмгә шулай ук юбилярның балалары, оныклары, туганнары җыелган иде.
12 февраль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары-2021", "Татарстан чаңгы юллары-2021" ярышлары булып узды. Ярышта укучылар, җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләргә авыл җирлеге башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
2021 елның 9 февралендә "Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасының еллык хисап җыелышы булып узды. Барлык тармак җитәкчеләре дә үз өлкәләренең еллык эшчәнлеге буенча чыгыш ясадылар. Юбилярларга мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Олы Кибәче урта мәктәбе яшь армиячеләре "Обелиск" акциясендә катнаштылар һәм һәйкәл-обелиск территориясен кардан чистарттылар.
2021 елның 2 февралендә Олы Кибәче авыл җирлегендә еллык эшчәнлек буенча гражданнарның отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Олы Кибәче авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2020 елда эшлэгэн эшлэренә еллык отчеты.
2.Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев Алмаз Альбертович чыгышы.
3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.
4. Участок урманчысы Р.А. Газизҗановның 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек чаралары һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү белән таныштыру.
5. Саба муниципаль районы Баш ветеринария табибы Ганиев З.Р. йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стериальләштерү буенча мәгълүмат белән чыгышы.
6. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.
7. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгының 2020 елда эшлэгэн эшлэргэ еллык отчеты.
8. Узган елгы жыенда бирелгэн сорауларнын утэлеше.
9.Сораулар,тәкъдимнәр, төрлеләр.
10. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның йомгаклау сүзе.
Олы Кибәче авыл җирлеге урамнарында суүткәргеч торбаларның вакытлыча ябып тору краннары алыштырылды.
Олы Кибәче урта мәктәбе остаханәсен төзекләндерү эшләре башланды.
Олы Кибәче авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Искечә Яңа ел белән!" дип аталган концерт оештырылды.
"Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе торак-коммуналь хуҗалыгы " тарафыннан даими рәвештә чүп җыю һәм алып китү эше башкарыла. Олы Кибәче авыл җирлеге халкы аларга бу эшләре өчен бик рәхмәтле.