Олы Кибәче авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе булды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" акциясе бара. Олы Кибәче урта мәктәбенең яшь армиячеләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләренә Георгий тасмалары бәйләде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны 101 яшҗлек Әлмиев Х.Г. һәм ветеранның тол хатыны Шакирова Х.Х. киләсе Җиңү бәйрәме белән тәбрикләнделәр. Аларга РТ Президенты исеменнән бүләкләрне һәм бәөрәм открыткаларын Саба муниципаль район Советы Аппарат җитәкчече Кәримов М.Р., авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. һәм башка җитәкчеләр тапшырды.
Бөек Җиңү көне алдыннан Олы Кибәче урта мәктәбенең юнармеецлары Олы Кибәче авылындагы һәйкәл-обелиск территориясен тәртипкә китерделәр. Ә Төбәк клубы хезмәткәрләре Төбәк авылындагы обелиск тирәсен җыештырдылар.
24 апрель көнне Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык бюджет оешмалары эшчеләре һәм урта мәктәп укучылары өмәгә чыктылар.
17 апрель көнне Кече Кибәче клубында "Саба-Арена" һәм "Сабантуй" коллективлары Исламия Мәхмутованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектаклен куйдылар.
10 апрель көнне Төбәк сөтчелек фермасы базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә узды. Анда шулай ук район башлыгы Р.Н. Миңнеханов та катнашты.
Олы Кибәче авыл җирлегендә язгы су басуга каршы чаралар эшләнде, суүткәргеч торбалар кардан, боздан чистартылды, канаулар казылды.
27 мартта Кече Кибәче авылында Нәүрүз бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә катнашучылар пылау ашадылар, коймак белән чәй эчтеләр. Шулай ук төрле күңелле уеннар оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
26 март көнне Төбәк авылында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасы төрле уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды, коймак һәм пылау белән сыйландылар.