5 июль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә шәхси авыл хуҗалыгы техникаларына техник карау уздырылды.
4 июль көнне Олы Кибәче авыл җирлегенең Төбәк авылында Авыл көне булды. Бәйрәмгә дуслар, туганнар җыелган иде. Бәйрәм кунаклары Рафис Кәлимуллин, Гөлсинә Сабирова, Хәниф Тимербаев, Илфир Бикмиев, Чулпан Вильданова халык алдында матур җырларын башкардылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә күпфатирлы иске йорт сүтелде.
23 июнь көнне иртәнге сәгать 4тә Килдебәк авылында, хәйкәл янында, «Хәтер шәме» акциясе узды
23 июнь көнне иртәнге сәг. 4 тә Олы Кибәче авыл җирлегендә балалар һәм өлкәннәр һәйкәл-обелисклар янына җыелды. Авыл җирлеге башлыгы, клуб мөдирләре, мәктәп директоры митингта катнашучылар алдында әлеге датаның мөһимлеге турында сөйләделәр, бабаларыбызның батырлыгын онытмаска өндәделәр. Соңыннан һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.
Олы Кибәче авыл җирлегндә Хәтер көне булып узды. Балалар һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре һәйкәл-обелискларга чәчәкләр салды, шәм яндырып бер минутлык тынлык белән Ватан өчен башын салганнарны искә алды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә коронавирустан вакцина ясату буенча җирлектәге оешма җитәкчеләре, муллалар, депутатлар белән киңәшмә булды.
Бу якшәмбедә Олы Кибәче авыл җирлегендә балалар Сабантуе оештырылды. Мәйданчыкта балалар бик тырышып барлык төр уеннарда да көч сынаштылар: капчык киеп йөгерделәр, капчык белән сугыштылар, чүлмәк ваттылар, аркан тарттылар. Уеннарда катнашучыларга һәрберсенә бүләкләр бирелде.
13 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә милли бәйрәм Сабантуй булды. Бәйрәмдә төрле милли һәм спорт уеннары уйналды. ТР атказанган артисты Вадим Захаров яңгыр явып торуга карамастан халыкны үзенең моңлы һәм дәртле җырлары белән сөендерде. Сабантуйда абсолют батыр булып Төбәк авылы егете Айрат Исмагилов калды.
5 июньдә Олы Кибәче авыл клубында Люция Шәрәфиеваның "Хәтер китабын" тәкъдир итү кичәсе булды.