Олы Кибәче авыл җирлегенең Кече Кибәче авылында 2021 елга үзара салым акчасына каралган эшләр башкарылды. Авыл уртасындагы елга буенда агачлар киселде һәм чистартылды.
14 августта Олы Кибәче авыл җирлегендә "Бердәм Россия" партиясенең гражданнарны мобилҗ кабул итүе уздырылды. Җирлек гражданнары Дәүләт Думасы депутатларына үзләренең сорауларын һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.
11 августта Төбәк авылында яшәүче Марданова Корбанбикә Гыйлфан кызына 90 яшь тулды. Юбилярны Республика һәм район җитәкчеләре исеменнән авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм "Саба" ҖЧҖ нең Сатыш филиалы җитәкчесе Ф.К. Сәүбәнов котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Кече Кибәчедә су башнясының насосоы алыштырылды.
Олы Кибәче авыл клубы мөдире Алмаз Хөснетдинов Сабантуй мәйданында "Күңелле балачак" дигән концерт оештырды.
Олы Кибәчедә күпфатирлы йортка капиталь ремонт башланды.
Олы Кибәче авылында Шафиков Рифкать Зыятдин улы туган авылында чираттагы чишмә ачты һәм аны әтисе хөрмәтенә "Зыятдин" чишмәсе дип атады.
Төбәк авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен 80/20 программасы буенча йорт төзелеше тәмамланды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә машиналар юлындагы юл билгеләрен яңарттылар.
Олы Кибәче авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре Теләчедәге Туган авыл музеена балалар белән экскурсия оештырдылар.