Олы Кибәче авыл җирлегендә бураннардан соң җирле әһәмияттәге юллар кардан чистартылды. Карларны "Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы эттерә.
9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Кибәче урта мәктәбенең яшь армиячеләре җирлектәге һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар. Җитәкчеләр һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.
3 декабрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Билгесез солдат көне билгеләп үтелде. Бюджет оешмалары эшчеләре һәм Олы Кибәче урта мәктәбенең яшь армиячеләре җирлек территориясендәге һәйкәл-обелискларга чәчәкләр һәм веноклар куйды, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
30 ноябрь көнне Төбәк авыл клубында Аналар көненә багышланган концерт куелды.
Олы Кибәче авыл клубында Аналар көненә багышланган музыкаль-уенлы чара булды.
Бүген Олы Кибәче авыл җирлеге территориясенең торак пунктларында һәм юл кырыйларында чүп җыелды.
Олы Кибәчедә яңа төзелгән басма кырыендагы елгада агачлар киселде, яр буе чистартылды.
Бүген, 2 ноябрь көнне Төбәк авылында яшәүче Зәйнуллина Минҗиһан Тимергали кызына 95 яшь тулды. Юбилярны бәйрәме белән Президент һәм район җитәкчелеге исеменнән авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин котлады. Минҗиһан апаны бәйрәме белән котларга кызлары, оныклары, оныкчыклары кайткан иде.
Ял көннәрендә Төбәк авылы халкы үз авыларының зиратында өмә оештырдылар. Өмәдә зират биләмәсен корган үләннәрдән һәм агачлардан чистарттылар.
Олы Кибәче авылында урам-юл челтәрен һәм ишегалды юлларын төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшләр "Авыл территорияләрен комплекслы үстерүне тәэмин итү өчен авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләр" программасы буенча башкарылды.